Җәйне «Сәләт-Тел» сменасы белән ачып җибәрәбез кире кайтырга

Открываем лето Сәләт сменой «Сәләт-Тел»

Бик тиздән Сәләтле кызу җәй башланып китәчәк. Традиция буенча Сәләт аланнарына стартны «Сәләт-Тел» сменасы бирә. Ул быел 9-26-нчы июнь аралыгында,  «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү базасында үтәчәк.  

«Сәләт-Тел» эшчәнлегендә 220 бала катнашачак: алар бөтенрәсәй һәм халыкара бәйге-ярышлар җиңүчеләре, шулай ук портфолио буенча да сайлап алу турын узганнар.

«Сәләт-Тел» – чит телләрдә дә аралашу мохите, чит телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге.

Аланның программасы түбәндәге юнәлешләр буенча белем бирүне күздә тота:  «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Гарәп теле», «Алман теле», «Кытай теле».

Уку-укыту курсларыннан тыш чит илдә белем алган Сәләт ветераннары һәм активистлары белән очрашулар да уздырылачак. Алар биредә шул илләрнең мәдәни үзенчәлекләре хакында сөйлиячәк, чит илдә белем алу серләрен чишәчәк, чит илдә укудан 100% файда алу турында да бәян итәчәк.

Сменаның махсус кунагы булып «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыров тора.

Аланның командасы – яшьлек, энергия, дәрт, тәҗрибә һәм хисләр кушылмасы. Аны Тимур Фәтхуллов җитәкли. «Кадерле сәлкешләребез! Мөмкин булганда күңел ачыгыз, кирәк чакта җитди була белегез. Ә иң мөһиме – үзегез булып калырга онытмагыз! Сезнең һәрберегез – аерым дөнья,ул бары сезгә генә хас һәм шуның белән башкаларга кызыклы. Башка дөньяларны да өйрәнергә онытмагыз: танышыгыз, дуслашыгыз, аралашыгыз! Сәяхәт итегез, китаплар укыгыз. Бер урында тукталып тормагыз, тормыш ул – үзе зур хәрәкәт!» - дип киңәш итә сменаның директоры.

Дустым, әгәр син бүгенгәчә «Сәләт-Тел» аланына гариза калдырмагансың икән, ашык: тизрәк portfolio-selet.ru сайтына кер. Сәләт дөньясына сәяхәт – мәңге онытылмаслык хис-кичерешләр ул! Киттек!