«Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре билгеләнде, сайлап алу этаплары тәмам! кире кайтырга

Определены победители Ежегодной премии «Сәмрух», отборочные этапы завершены!

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә IX республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең катнашучыларын әңгәмә нигезендә сайлап алу этаплары төгәлләнде.

Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү максатында уздырылучы премия үз эшен октябрь аенда башлап җибәрде. Барлыгы 100-гә якын гариза кабул ителде!

«Сәмрух» ел премиясенең төп үзенчәләге - Fundselet проекты. Аның ярдәме белән һәркем Сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен әлеге мәйданчыкка кереп теләгән сумманы күчерергә кирәк. 7 ел дәвамында эшләп килүче әлеге мәйданчык 100-дән артык сәләтлеләргә чиксез мөмкинлекләр ачты. Аның ярдәмендә узган елны 700 000 сумнан артык акча тупланды. Быел әлеге сумма тагын да артыр дип өметләнеп калабыз! Сәләтлеләрнең хыялларына канат куярга әзер булсагыз, fund.selet.biz сайтына рәхим итегез!

Быелгы «Сәмрух» ел премиясенең шәп яңалыгы – «Ел клубы» номинациясенең Төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинары кысаларында узуы. IX республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этапларында мәртәбәле жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә финалистларның чыгышларын бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы быел да «Пирамида» концертлар залында үтәчәк. 19 февраль көнне һәммәгезне дә әлеге зур тантанага чакырып калабыз!