Безнекеләр Давоста кире кайтырга

Наши в Давосе

Январь аенда «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур абый Сөләйманов «Глобаль шейперлар» проекты әгъзасы буларак Давоста үткәрелүче Бөтендөнья икътисад форумында катнашкан иде. 26 нчы февраль көнне ул  шушы форумда туплаган тәрибәсе һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Залда күпчелек «Яшьләр дипломатиясе академиясе» проекты катнашучылары һәм, әйтергә кирәк, республикабызның төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннын килгән журналистлар да бар иде.

Хәтерләсәгез, 2013 ел азагында Татарстанда глобаль шейперлар оешмасының махсус бүлеге эшли башлаган иде. Аларның төп максаты – яшь белгечләрнең дөньяда бара торган үзгәрешләр эчендә кайнавын, шул рәвешле халыкның тормышын, яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртү өчен төрле проектлар әзерләвен тәэмин итү. Бүгенге көндә глобаль шейперлар оешмасында барлыгы 4 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның барысы да – 20-30 яшьтәгеләр.

Әлеге оешманың Татарстандагы бүлеге составында исә барлыгы 12 шейпер бар. Аларның барысы да яшь булуларына карамастан, шактый зур уңышларга ирешкән. Араларында Яшьләр Дипломатиясе Академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова, IT-парк җитәкчесе Антон Грачев, безнең бүгенге героебыз - “Сәләт” яшьләр берләшмәсенең башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм пианистка Лия Гыйльми кебек шәхесләр.

Әлеге форум Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрелә. Биредә 5000 катнашырга теләүчедән иң-иң дип саналган нибары 50 кеше генә сайланып алына.  «Әлеге исемлектә дәүләт башлыклары, посоллар, баш әйләндергеч уңышка ирешкән кешеләр бар иде. Алар арасында үземнең исемемне дә күргәч, мине чиксез шатлык һәм горурлану хисе биләп алды. Ә «Сәләт»нең инстаграмдагы рәсми аккаунтында форумда катнашуым турында хәбәр ителгән язманы күргәч, үземне бөтенләй йолдыз итеп хис иттем», - дип көлеп сөйләде Тимур абый.

Форумдагы эшчәнлек төрле сессияләрдән гыйбарәт: иртәнге, көндезге һәм кичке. Тик көн моның белән генә тәмамланмый: шәһәрдә узучы төрле кичке чараларга да барырга мөмкин. «Күпме генә арган булсаң да, әлеге чараларга бармый түзеп булмый, алар бик кызык һәм үзенчәлекле. Минем өчен иң күңелле булып тоелган моментны сезгә дә сөйләп үтәсем килә. «ВТБ-24» банкының туган көнен быел Давоста блгеләргә уйлаганнар икән. Мин кызыксынып шунда киттем. Килдем, ни күрим: сәхнәдә Леонид Агутин җырлый. Туган илемнең бер өлешен биредә күрү бик күңелле булды», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Тимур абый.

«Бирегә җыелган кешеләр мөһим эшчәнлек алып баралар: кемдер, менә минем кебек, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшли, кемдер экологик проблемаларны чишү өстендә эшли, кемдер хәерчелеккә каршы көрәшә. Һәммәсенең максаты бер – дөняны әйбәт якка үзгәртү. Мин әлеге форумны ниндидер әкияти бер момент дип тә атар идем хәтта», - дип белдерде ул.

Кичә ахырында ул шунда төшерелгән фото һәм видеоязмаларны күрсәтте, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Чара бик күңелле барды, залда көлү һәм шаяру  авазлары яңгырап торды. Миңа калса, Тимур абыйны тыңларга килгәннәр өчен, бу очрашу алга таба үз өстеңдә эшләргә стимул булды.