«Сәләт-Олимп» кире кайтырга

Сдаем ЕГЭ и ОГЭ успешно вместе с «Сәләт-Олимп»

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы) Татарстанның барлык районнарыннан җыелган 37 мәктәп укучысы катнашында «Сәләт-Олимп»ның бишенче сменасы узды.

Смена 6-11-нче сыйныф укучылары өчен  математикадан олимпиада һәм ТДИ әзерлек,  9-нчы, 11-нче сыйныфларга дәүләт имтиханнары серләрен ачу, тарих һәм җәмгыять белемен тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән иде.

Һәр көнне укучылар 9 сәгать дәвамында үзләре сайлап алган фәннәр буенча белем алдылар. Дәресләр үз эченә теоретик һәм практик өлешләрне ала. Мәктәптә КФУ укытучысы, юридик фәннәр кандидаты М.В. Воронин, КФУ доценты, олимпиадага әзерләүче тренер Д.В. Ушанов, КФУ магистранты, укытучы А.М.Юсифов белем бирде.

Надир Курамшин, проект җитәкчесе:

- Миңа калса, смена бик нәтиҗәле узды: 5 көн эчендә балалар файдалы белем алдылар. Алар аны киләчәктә дә бик рәхәтләнеп кулланачак. Бу исә  проектның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый.

Динар Сагдеев, катнашучы:

- Уку вакытында беренче тапкыр гына Сәләткә баруым. Гел белем алуга гына юнәлгән сменаларда чын Сәләт мохите сизелмидер кебек тоела иде. Тик мин ялгышканмын икән. Моны сменаның беренче минутларыннан ук аңлап алдым. Мондый сменалар җәйне искә алу өчен бер дигән мөмкинлек, якын дуслар, файдалы белем алу дигән сүз. Имтиханнарга, олимпиадага да әзерләнеп булуы икеләтә дә шәп.

Динар Сагдеев, Сәләт медиа мәктәбе укучысы