«Sanak-lab»ның кышкы сессиясе узды ← кире кайтырга
3-нче гыйнвардан 8енә кадәр Яр Чаллыдагы «Бумажник» базасында «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе узды. Сменада 86 сәлкеш белем алды һәм каникулларын күңелле итеп уздырды.
Уку-укыту программасында мондый остаханәләр бар иде:
- программалаштыру буенча олимпиадага әзерләнү;
- видеомонтаж;
- информатика фәненнән БДИга әзерләнү
- Python телендә уеннар язу;
- Python телендә сайтлар булдыру;
- график дизайн;
- 3д-модельләштерү;
- инглиз теле;
- фото сәнгате;
- Kodu-да программалаштыру.
«Без көн саен саф һавада уеннар уйнадык, шугалакта шудык, спорт эстафеталары, КВН, КВИЗ, «Кәеф шоу», Яңа ел бәйрәме, Топ-спикер уздырдык. Шулай ук тылсымлы бал да булды. Сессия азагында воркшоп вакытында сәлкешләр үзләре әзерләгән проектларны тәкъдим иттеләр, ә ахырдан аларга таныклыклар таратылды», – дип хәбәр итте «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Сабитова.