Азат Кашаповның мөмкинлекләре көнчыгыш илләренә барып җитте кире кайтырга

Потенциал Азата Кашапова достиг страны восходящего солнца

Сәләт берләшмәсе активисты Азат Кашапов барыбызга да Япониядан кайнар сәламнәрен җиткерә. Азат төрле мөмкинлекләр белән көнчыгыш илләренә дә барып җитте. Чит илдә яшәү турында без Азатның үзе белән әңгәмә кордык.

Азат, Сәләт оешмасында үзеңнең эшчәнлегең турында сөйләп үт әле.

- 2014-нче елда мин Сәләт дөньясына кереп чумдым һәм шунда ук әйдаман булу теләге туды. Мин Төбәкара «Болгар-Туган тел» форумында, «Сәләт-Шәхес» (КВН) сменасында, ә 2015-нче елда «Изге чишмә» студентлар лагерендә булдым.

Син хәзер бик күп сәяхәт итәсең. Дөньяны яулап алырга телисеңме? (Көлә)

- Шәп фикер! (Көлә) Сәяхәт итәргә яратам мин. Сәбәпләр һәм максатлар төрле була. Барысы да Һиндистанга сәяхәтемнән башланды. Бу минем чит илгә беренче китүем иде. Сәләттә балалар белән эшләп, илһамланып, мин анда да мәктәптә балалар белән эшләү, аларга инглиз телен өйрәтү өчен, волонтер буларак килдем. Үземне интернациональ укытучылар эшчәнлегендә сынап карарга теләдем. Буш вакытта исә, без балалар белән сәяхәт итә торган идек: 10 Һиндистан шәһәрен гизеп чыктык.

Аннан соң нәрсә булды?  

- Ә аннан соң КФУдан алмашып уку буенча Польшага киттем. Нәкъ менә Лонзинск Университетында югары белем бирү стандартлары турында ишеткәнем бар иде. Сайлап алу бәйгесен үттем. Андагы уку белән бик кәнәгать калдым. Европада була торып, Евросоюз илләренә 10 еврога очу мөмкинлеген кулланмау дөрес булмас иде. Норвегия, Чехия, Грецияда булдым.

Без синең Америкада ясаган фотоларыңны да күрдек.

- АКШга мин Work and Travel программасы буенча бардым. Анда эшләгән вакытта Америка мәдәнияте белән сугарылдым. Шәп җәй булды ул! Башка континентта халыкның ничек яшәвен күзәтү бик кызык.

Хәзерге вакытта син Япониядә, шулаймы?

- Әйе. Рәсәй һәм АКШ белән чагыштырганда, бөтенләй башка кыйммәтләр һәм менталитетка ия тулысынча башка ил. Монда мин шулай ук алмашу буенча 1 ел укыячакмын. Өстәвенә, татар телен сакларга һәм үстерергә тырышам. Татарча сөйләшү клубын оештырырга уйлыйбыз. Телебезне өйрәнергә теләүчеләр бар. Моннан тыш, мин Юто белән таныштым. Ул исә үз вакытында Дөньякүләм олимпиаданы җиңгән һәм теләсә кайсы татардан да әйбәтрәк сөйләшә!

Дөнья буенча сәяхәттә, Япония – синең соңгы ноктаңмы?

- Әле бик күп төрле илләр һәм континентларда булу теләге көчле. Дөньяны төрле яклардан күргәч, төрле тарихи чорларга, мәдәнияткә кереп чумгач, сәяхәтне дәвам итү теләге үсә генә бара. Шуның белән беррәттән һәрвакыт үзеңнең үзенчәлегеңне саклап каласы килә. Мин бу очракта мәдәни үзенчәлекне күздә тотам. Цукуба Университетында сөйләшү клубы ачып мин нәкъ менә шуны эшләргә җыенам да инде. Шулай ук татарча тревел блог төшерергә планлаштырам. Ютуб каналында безнең татар һәм, гомумән, Татарстан блоггерлары күп түгел бит!

Безнең оешманы сагынасыңмы соң?

- Әлбәттә, сагынам! (Көлә) Мин бит 1 ел эчендә узган лагерь һәм форумнарны үткәреп җибәрдем. Нәкъ менә кичә Булат Бравоның форум турындагы видеосына тап булдым, аны карап, элекке елларга кайттым.

Киләчәктә дә Сәләт проектларында катнашырга уйлыйсыңмы?

- Әлбәттә! Мин Сәләт турында онытмыйм гына түгел, мондагыларга барысына да безнең яшьләр оешмасы турында сөйлим: русларга да, японнарга да, башка чит ил вәкилләренә дә. Бездә булган чараларны оештыру, инфраструктурабыз белән, үсеш темплары, кораллар белән, үзебезнең милли бердәмлекне ничек саклавыбыз, Татарстан республикасында яшьләр сәясәте ничек алып барылуы белән мактанам.

Япониядә сиңа аеруча нәрсә җитми?

- Дуслар, бәлки, туганнар. Әлбәттә, скайп, ватсап бар, әмма күзгә-күз карап сөйләшүне берни алмаштыра алмый. Шулай ук үзебезнең ризык сагындыра: ашлар, өчпочмаклар, бәлешләр. (Көлә)

Туган якка кайчан кайтырга планнаштырасың?

- Февральда.

Сине бәлеш белән каршы алырбыз алайса! (Көлә) Очрашканга кадәр!