Сәләт көче – директорларда ← кире кайтырга

19-нчы декабрь көнне Сәләт йортында «Сәмрух» премиясенең 2017-нче ел өчен сайлап алу турлары тәмамланды. Берничә атна дәвамында жюри әгъзалары төрле-төрле чыгышлар карадылар, шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алдылар. «Ел директоры» номинациясе, гадәттәгечә, иң катлаулысы.
Бу юлы жюри әгъзалары каршында күп кенә проектларда катнашып, җиңүләр яулаган 4 иң көчле җитәкче чыгыш ясады.
«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, директор роленең әһәмиятен ассызыклап үтте. «Директор – иң мөһим кеше. Иң элек үзенә команда туплый, соңыннан команда белән смена өстендә эшли һәм инде 18 көн эчендә гади баланы сәлкешкә әйләндерә. Бу – бик зур эш. Сәләт хәрәкәтенең көче – сезнең кулларда! Бергә булыйк, бердәм булыйк!», – дип, билгеләде Сәләт лидеры.
Оригиналь чыгыш белән «Сәләт-Саба 2017» аланының директоры Руфат Кыямов башлап җибәрде. Аланның йомгаклау планеркасы форматында Руфат нәтиҗәле эш өчен, жюри әгъзалары йөзендә булган «командага» зур рәхмәтләрен җиткерде. Үзе җитәкләгән аланның көчле шәхесләр һәм җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләргә генә ия булган сәлкешләр белән аерылып торганын билгеләде. Калган катнашучылардан ни белән аерылып торуын сорагач, Руфат «командага яхшы кешеләрне таба алу белән» дип, җавап кайтарды.
«Тормыш юлы – ул төрле станцияләр» – дип, үзенең чыгышын «Сәләт-Иске Казан 2017» аланы директоры Булат Валиуллин башлап җибәрде. Ул, Сәләт берләшмәсенә сәяхәтен, хәрәкәт итүче поезд белән чагыштырды. Финал нокта булып, «сәлкеш» пункты булды. Катнашучы бу пунктны, зур киләчәккә илтүче, иң мөһиме дип санады.
«Сәлкеш – ул нигез, синең шәхес буларак формалашу, күп кенә белемнәрне туплау аралыгы. Бу вакытта синең башлангычларыңда ярдәм кулы сузучы остазлар булу – бик мөһим. Сәләттә, барлык сәлкешләр өчен дә, ул – әйдаманнар» – дип, билгеләде Булат.
Премиянең бу сайлап алу турында, креатив чыгышлар да булды. Дәүләт эшлеклеләре, Сәләт җитәкчеләре белән «Сәләт-Раушан 2017» аланы директоры Игорь Смирнов үзенең эшчәнлеген шаян формада, чагыштыру рәвешендә күрсәтте. Рәсәй Федерациясе президенты Владимир Путин белән Игорьны чит телләр, ачык төсле чәч һәм уң кулга сәгать киеп йөрү, ә инде Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән аларны инстаграм аккаунтлары һәм сәяхәтләр бәйли. Мисал өчен: «Ул – Кытайда, мин – «Фәнсар» үзәгендә Биләрдә, ул – Төркиядә, мин – һаман да Биләрдә». «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сыман Игорь «Ел лидеры»нда катнашкан, ә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова кебек инстаграмда үзенең хэштегы барлыгын сөйләп китте.
Катнашучы тормышындагы иң төп җитәкчеләре булып, әтисе белән әнисен саный. Игорьга әтисеннән гитара, ә әнисеннән рифмага салу сәләте күчкән. Чыгышның ахырында катнашучы Сәләт хәрәкәтенә иң матур мизгелләр өчен рәхмәтен белдереп, үзе язган җырны гитарада башкарды.
Соңгы булып, «Сәләт-Азнакай 2017» аланы директоры Диләрә Сабитова чыгыш ясады. Менә инде 2 ел Диләрә әлеге аланны җитәкли. Үзенең һәм балаларның ихтияҗларына таянып, сменаның яңалыклары турында сөйләде.
Диләрә, команда белән берлектә үзенең кагыйдәләрен, балаларның ялы өчен яңа белем бирү эшчәнлеге форматын оештырды, Сәләт хәрәкәтенең барлык кагыйдәләренә туры китереп, аланга катнашучыларны сайлады.
Презентацияне, Диләрә, рус телендә сөйләде, ләкин чыгышның ахырында Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен сөйләп, татар телен белү дәрәҗәсен дә дәлилләде.
Соңгы конкурс – блиц-опрос беткәч, жюри әгъзалары киңәшләшеп, җиңүчене сайладылар. Хәзер катнашучылар һәм җанатарлар җиңүченең исемен белер өчен иң дулкынландыргыч, матур мизгелне көтәләр. 2018-нче елның 8-нче февралендә «Ел директоры» исеменә лаек кешенең исемен «Сәмрух» премиясенең тантаналы бүләкләү көнендә, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә белербез.
«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.
Сәләт Медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева