Язгы сессиягә әзерлек башлана кире кайтырга

Готовимся к весеньке

Дуслар, сизәсезме, яз тәрәзә шакый башлады. Димәк, бик тиздән «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе узачак дигән сүз.  Язгы сессия – язгы каникуллар вакытында өстәмә белем алырга теләүчеләр өчен бер дигән мөмкинлек. Мәктәпнең эшчәнлеге, аның үзенчәлекләре хакында язгы сессиянең директоры Алсу Салаватова сөйләде.

- Алсу, сменаның идеаль катнашучысы – ул нинди?

- Язгы сессиягә сайлап алу, гадәттәгечә, портфолиолар буенча башкарыла. Беренче чиратта, баланың фәнни һәм иҗади уңышларына игътибар бирәбез. Шулай ук мәктәптәге өлгереш тә мөһим.

- Проектта катнашу Сәләт активистларына нинди мөмкинлекләр бирә?

- Мәктәп укучылары өчен бу белем бирүнең яңа форматында мәктәптән тыш өстәмә белем алу мөмкинлеге. Шулай ук катнашучылар үзләрен фәнни-практик конференциядә сынап карый алачак. Безнең укытучылар – югары белем бирү учреждениеләре аспирантлары, алар балаларга дәресләр кызык һәм мавыктыргыч булсын өчен бар көчләрен куялар. Проектта әйдаман ролендә студентлар да катнаша ала. Алар исә смена кызыклы, файдалы үтсен өчен тырыша. Студентларга бу тәҗрибә туплау өчен дә яхшы.

- Сессиядә укытылачак предметлар ничек сайлап алына?

- Балалар фикереннән чыгып эш итәбез. Ел саен яңа предметлар кертергә тырышабыз. Быел, мәсәлән, күпсанлы сораулар буенча әдәбият фәнен өстиячәкбез. 

- Фәнни-практик конференциядә кем катнаша алачак?

- Барлык теләүчеләр. Биредә үз проектыңны тәкъдим итү кирәк. Төркемләп чыгыш ясасаң да ярый. Остазлар сыйфатында – укытучыларыбыз эшли. Алар белән бергә укучылар тема сайлый, фикер алыша, чыгышка әзерләнә. Әзерлек өчен дәресләрдән соң махсус сәгать бүлеп бирелә.

- Сессиянең үз традицияләре бармы?

- «Фәнсар» –  ул мәктәп, безнең үзебезнең чыгарылыш укучыларыбыз бар. Шуңа да без чыгарылыш кичәсе дә уздырабыз, уку тәмамлануы хакында аттестат тапшырабыз, кыңгыраулар чыңлатабыз. Укучылар исә кичке чарага иҗади чыгыш әзерлиләр.

- Укучылар белән тагын эш алып барыламы?

- Чыгарылыш сыйныф укучылары «Фәнсар»га яңа статуста – әйдаман буларак киләләр. Үзләре дә шушы мәктәптә катнашканга күрә, алар эчке мохитне яхшы беләләр, рәхәтләнеп аралашалар, үрнәк була беләләр. Гомумән алганда, бездә мәктәп укучылары белән студентлар үзара бик тату.

Сәләт медиа-мәктәбе укучы Алинә Сысоева