«Sanak lab» уку-укыту лабораториясе юнәлешләрен тәкъдим итә кире кайтырга

Презентация направлений Образовательной лаборатории «Sanak lab»

Инде бүген, 22-нче сентябрь көнне, 17:30, Сәләт йортында (конференц-зал, 4-нче кат) «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясендә Ачык ишекләр көне узачак. Биредә проектның барлык юнәлешләре укучыларына тәкъдим ителәчәк, оештыру комитеты дәресләр тәртибе, укытучылар белән таныштырачак.

Беренче 3 юнәлеш турында сайтыбыз битләрендә без сезгә сөйләгән идек инде: язма. Бүген калган 2-сенә чират җитте. Алары да бик кызыклы, перспективалы, әһәмиятле.

Схемотехника

Курс электроника, электр табигате, электрон схемалар белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. Шулай ук биредә сезгә программалаштыру серләрен дә ачарлар.

Дәресләрне КФУның Физика институты студенты Руслан Даминдаров алып барачак.

Курс үз эченә түбәндәгеләрне ала:

-         С программалаштыру телен өйрәнү;

-         Arduino контроллерларын программалаштыру белән танышу;

-         Электрик схемалар булдыру, алар белән программалар ярдәмендә идарә итү;

3d-модельләштерү (3 кырлы компьютер графикасын ясау курсы)

Курсның программасы компьютер уеннары һәм визуализация өчен 3d -модель ясарга теләүчеләр өчен кызыклы.

Дәресләрне Казан федераль университетының чыгарылыш студенты Диана Галимова алып бара.

Курс үз эченә түбәндәгеләрне ала:

-         3d-модельләштерүнең төп принциплары белән танышу;

-         Blender программасы интерфейсы белән танышу;

-         3 кырлы объектларны Blender һәм башка программаларны кулланып модельләштерү;

-         3d-модель өчен текстлы карталар булдыру;

Олимпиадалы программалаштыру

Әлеге курс математик биремнәр чишәргә, оптималь алгоритмнар төзергә теләүчеләр өчен.

Дәресләрне Иннополис университеты студенты Азат Солтанов алып бара.

Курс үз эченә түбәндәгеләрне ала:

-         С++ синтаксисын өйрәнү;

-         Биремнәр чишү өчен төрле алгоритмнар, төшенчәләр өйрәнү;

-         Дискрет математика, алгебра, геометрия һәм математик анализ өлкәсеннән биремнәрне анализлау.

Программа турында тагын да тулырак без сезгә бүген сөйләрбез. Килегез, танышыгыз, уңышлы киләчәгегезгә юл салыгыз!