Халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проект офисы тәкъдим ителде ← кире кайтырга
⠀
Проект офисын тәкъдим итү чарасында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Росмолодежь» федераль агентлыгының халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Татьяна Селиверстова, ИХО Яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге генераль директоры Эльмаддин Мехдиев, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» рәисе Диана Фазлетдинова катнашты, ИХО Яшьләр форумы президенты Таха Айхан онлайн кушылды. Офис 22 нче сентябрьдә Казанда ачылачак.