«Сәләткә нур булган йолдызлар»ның күчмә сессиясе узды кире кайтырга

Прошла выездная смена-сессия проекта  «Сэлэт зажигает звезды»

8-11 октябрь көннәрендә Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының «Аккош күле» клубы күчмә мәктәбе узды!

Катнашучылар Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгенә җыелды. Дүрт көн дәвамында катнашучылар белән атаклы шәхесләр эшләде, алар белән бергә үз иҗат җимешләрен анализладылар, практик күнегүләрне ясадылар, тренингларда катнаштылар.

Чакырылган спикерлар арасында:

Галимҗан Гыйльманов — татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече;

Резедә Сәләхова - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты;

Ландыш Әбүдарова - язучы, журналист, тәрҗемәче;

Ләйсән Фәтхетдинова (Солтанова) - шагыйрә, журналист;

Айгөл Абдрахманова - яшь язучы, журналист;

Ләйлә Хәбибуллина - шагыйрә.

Мәсәлән, Резедә Сәләхова «Тән күнекмәләре» дигән остаханә үткәрде, яшь шагыйрьләр бетмәс илһам чыганагын эзләде, булачак прозаиклар персонаж белән эшләргә, ә журналистлар сорау бирү алымнарына өйрәнде, бер-берсеннән интервью алып карады.

Алга таба катнашучылар белән эш «Аккош күле» клубында дәвам итәчәк!

Искә төшерәбез, «Сәләткә нур булган йолдызлар» проекты Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла.