«Хис-кичерешләр белән эшләү, стресска каршы көрәш һәм команда белән хезмәттәшлек» - быелгы «Cәләт» форумында Soft Skills кире кайтырга

«Работа с эмоциями, борьба со стрессом и взаимодействие с командой»: Soft Skills на форуме «Cәләт» этого года

Бу көннәрдә Биләрдә XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы - Cоциаль күнекмәләр Биләр Форум (Социальные навыки /Soft Skills) уза.

Быел уку-укыту сессияләре киләчәктә һөнәри даирәдә уңышка ирешү өчен мөһим социаль күнекмәләр - Soft Skillsка багышланган. Алар арасында: проект командаларында эшләү, җайлашу, эмоциональ интеллект, стресска чыдамлык һәм башкалар. Смена кысаларында Татарстанның алдынгы белгечләре һәм бизнес-тренерлары остаханәләр үткәрә.

Бу елның иң кызыклы темалары турында без WorldSkills Татарстан хәрәкәте психологы Эльвина Бабаева, бизнес-тренер Динә Арзамасцева һәм Soft Skills амбассадоры Анастасия Беломытцева белән аралаштык.

Эльвина Бабаева проект командаларында эшләү һәм даими рәвештә яңа эш шартларына яраклаша белүнең мөһимлеге турында дәрес үткәрде.

«Хәзер күпләр гади офистагы эш белән шөгыльләнми, ә проектларга күчә. Проект командаларында эшләгәндә беренче урынга яңа кешеләр белән уртак тел табу, вакытка сыеша белү һәм максатка ирешү күнекмәләре чыга. Бүген без балалар белән әлеге күнекмәләрне үстердек», - дип уртаклашты Бабаева.

Спикер катнашучылар белән эшләгән күнегүләр турында сөйләде.

«Без балалар белән, төркемнәргә берләшеп, тикшеренүләр үткәрдек һәм кемнең нәрсә белән мавыгуын ачыклау өчен бер-беребез белән аралаштык. Аннары без зур булмаган проект ясадык, аның кысаларында катнашучылар бер-берсе белән үзара хезмәттәшлек итә һәм, нәтиҗәле итеп, рольләрне бүлә ала иде. Балалар идеяләр турында актив фикер алыштылар һәм бурычны уңышлы башкарып чыга алдылар. Нәтиҗәдә катнашучылар бер-берсенә үз киңәшләрен бирделәр һәм иң яхшы идеяләрне мактадылар», - дип өстәде ул.

Динә Арзамасцева сәлкешләр белән эмоциональ интеллект һәм хисләр өстендә эшләү турында сөйләште.

«Эмоциональ интеллект төп ун Soft Skillsка керә һәм хис-кичерешләрне тану, алар белән идарә итә белү өчен җавап бирә, өстәвенә, бу безнең хис-кичерешләргә генә түгел, чит кешеләрнекеләргә дә кагыла.

 

Балалар белән без нинди хис-кичерешләр барлыгы, аларның тойгылардан аермасы нәрсәдә икәнлеге турында сөйләштек һәм бераз бу теманы тирәнтен өйрәнү тарихына чумдык», - дип сөйләде Арзамасцева.

Спикер сүзләренчә, остаханәдә балалар кичергән хис-кичерешләрен теркәп барырга һәм алар белән эшләргә өйрәнделәр, ә аннары сәлкешләр файдалы лайфхаклар белән уртаклаштылар.

«Мәсәлән, без ачу чыгуның сәбәпләрен өйрәндек, аның белән эшләдек һәм барыбыз бергә, ул ярсуга әверелмәсен өчен, нишләргә кирәклеген уйладык.

Дәрес ахырында без балалар белән хис-кичерешләрне җиңәргә ярдәм итүче лайфхакларыбыз белән уртаклаштык. Сәлкешләрнең берсе бик кызыклы вариант тәкъдим итте - билгеле бер стресслы хәлгә киләчәк күзлегеннән карарга - әйтик, 10-15 елдан соң сез аңа ничек карар идегез.

Ә мин үз ысулым турында сөйләдем. Сезне хис-кичерешләр шаукымы басып алса, барлык биш сизү органыгызны кабызып карагыз. Мәсәлән, авыздагы тәмне татып, нинди төсләр чолгап алганын карап, тавышларга колак салып һ.б.», - дип уртаклашты спикер.

Анастасия Беломытцева балалар белән тирәлеккә җайлашу күнекмәсен үстерергә тырышты һәм тиз үзгәрүчән дөнья шартларына яраклашуның мөһимлеге турында сөйләде.

«Минем форумга, спикер булып, инде берничә тапкыр килгәнем бар шуңа, курыкмыйча, Cәләт - дүртенче ел рәттән минем мәхәббәтем, дип әйтә алам. Сәлкешләр белән без замана, аның үсеш тенденцияләре һәм яңа шартларга тиз арада җайлаша белүнең мөһимлеге турында фикер алыштык», - дип сөйләде ул.

«Без сәлкешләр белән спагеттидан манара төзедек, ә мин даими рәвештә аларга төзелешнең яңа шартларын өстәп тордым. Шулай ук без махсус визуаль табышмаклар - «друдлы» чиштек һәм телеграм-ботта җайлашу үсешенә багышланган квест уздык», - дип өстәде Беломытцева.