«Сәмрух - 2017» ел премиясе старт бирелде кире кайтырга

Открыт прием заявок для участия в премии «Сәмрух - 2017»

Бүген 16-нчы октябрь көнне «Сәмрух - 2017» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә гариза кабул итү кампаниясенә старт бирелде.

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух - 2017» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив катнашучы балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.

Премия өч этапта уздырыла:

1-нче этап – «Гаризалар кабул итү».

Катнашучылар гаризаны расланган форма белән тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр.

Вакыты – 2017 елның 4-нче декабренә кадәр.

2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».

Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу.

Вакыты – 2017 ел, 5-нче декабрь - 8-нче декабрь.

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу».

Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу.

Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә.

Вакыты – 2017 елның 11-нче декабреннән - 2018 елның 23-нче гыйнваренә кадәр.

4 этап «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».

2018 ел, 8-нче февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү.

Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин.

«Сәмрух - 2017» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Ел директоры» номинациясе.

«Ел өлкән әйдаманы» номинациясе.

«Ел аланы» номинациясе.         

«Ел сәлкеше» номинациясе.

«Ел әйдаманы» номинациясе.

«Ел клубы» номинациясе.

«Ел кулдашлары» номинациясе.

«Сәләт җырлый» номинациясе

Оештыру комитеты Премияне әзерләү һәм уздыру өчен «Сәләт» клубы әгъзаларыннан, «Сәләт», фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге хезмәткәрләреннән туплана. Оештыру комитетының составы ТРЯИФ генераль директоры тарафыннан раслана.

Гариза тапшыру вакыты – 2017 елның 4-нче декабреннән дә соңрак булырга тиеш түгел.

Премиядә катнашу гаризасы Оештыру комитетына тапшырыла. Оештыру комитеты адресы: Сәләт йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт, 3-нче бүлмә.

Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292 - 16 - 00.

Премиянең нигезләмәсе белән монда таныша аласыз. Катнаш, дустым!