«Бикафест» фестиваленә гариза кабул итү кампаниясе башланды кире кайтырга

Открыт прием заявок для участия в фестивале «Бикафест»


Бүген, 12 октябрь көнне, Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр җыр-шигырь «БикаФест» фестивалендә катнашу өчен гариза кабул итү кампаниясе башланып китте. Фестивальдә 200-дән артык сәләтле бала катнашачак. Катнашырга теләүчеләрнең яше 12-дән алып 30-га кадәр.

«БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).


«БикаФест» ике этапта үткәрелә:

1-нче этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу.

2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу.


Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре  еш яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр. Бу исемлектә син дә үзеңне күрә алачаксың. Мөмкенлекне кулдан ычкындырма!

Тулырак нигезләмәдә
Гаризалар монда кабул ителә.