Ринат Садыйков: «Сәләт» Татарстанның яшьләр сәясәтендә әһәмиятле роль уйный кире кайтырга

Ринат Садыков: «Сәләт» играет значительную роль в молодежной политике Татарстана»

Бүген Биләрдәге «Сәләт» форумына Татарстан Республикасы яшьләр министры Ринат Садыйков килде. Ул террритория инфраструктурасы: медицина пункты, ашханә, белем бирү чатырлары, спорт мәйданчыклары, «Җанлы Сәләт» студиясе эшчәнлеге һәм чатырларда яшәү шартлары белән танышты. Шулай ук министр бер аланның туры таягында катнашучылар белән бергә күпләргә таныш сөрәннәрне әйтте.

«Сәләт» хәрәкәте Татарстанның яшьләр сәясәтендә әһәмиятле роль уйный. Балалар биредә татар телен өйрәнә, төрле чараларда катнаша. «Сәләт»нең үз атмосферасы бар, аның катнашучылары шушы мохиткә чума. Форумлыларның һәрчак үсештә булуын, белем алуын һәм үзләрен төрле бәйгеләрдә сынавын телим», – дип билгеләде Ринат Садыйков.