Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт берләшмәсе елдан-ел үсә!» кире кайтырга

Бүген, ягъни 13-нче июль көнне VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының рәсми ачылыш тантанасы узды.

Бүген Форум эшчәнлегендә Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәй төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 5500 сәләтле бала һәм яшьләр катнашты. Сәләт аланнары катнашучыларына Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе делегацияләре дә кушылды.

Палаткалы шәһәрчек һәм «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге территориясендә Форумның төп темасы – «4-нче сәнәгать революциясе контекстында белем алу» өлкәсен ачучы Татарстанның танылган шәхесләре белән берлектә 30 уку-укыту мәйданчыгы эшләде.

Форумның төп кунагы, инде традициягә әверелгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тора.

IMG_5207.jpg

 Республикабыз башлыгы беренче эш итеп «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышты. Биредә «Әдип йорты» төзелгән, яңа зур бассейн булдырылган иде. «Әдип йорты»нда Президент Сәләт сменалары катнашучылары белән очрашты, чит илдән килгән сәлкешләр белән аралашты, яңа «Сәләт-Монреаль» проекты катнашучылары белән скайп-конференциядән сөйләште.

6V5A5250.jpg

Беренче тапкыр Үзәк территориясендә су полосы буенча ярышлар узды. Төп хөкемдар – Олимпия уеннары призеры, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының 7-нче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров.

Палаткалы шәһәрчек территориясендә Рөстәм Нургалиевичны Сәләт аланнары сөрәннәр белән каршы алды.

6V5A5348.jpg

Президент «Университет талантов» оешмасының күппрофильле практик юнәлеш бирүче «Профессии будущего» кампусында да булды. Биредә Республикакүләм «ТРның Студентлар хезмәт төркемнәре» үзәге оператор буларак чыгыш ясады.

«SeletStore» проекты җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Сәләт толстовкасын бүләк итте. Аны кигәч Президентыбыз тагын да Сәләт мохитенә чумды.

Сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле. «Милли ашлар» остаханәсендә бертуган Зариповлардан татар кухнясы ашларыннан авыз иттек.

«Бәләкәч» чатырында ул Форумның иң нәни катнашучылары – Сәләт гаиләләре балалары белән танышты.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре тәкъдим иткән Биләр шәһәрчеген камилләштерү концепциясен Рөстәм Нургали улы әйбәт дип тапты.

Форумның генераль медиа-партнеры – «Татар радиосы» радиостанциясе. Аның баш мөхәррире Айваз Садыров белән тапшырулар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов уңыш формулалары белән бүлештеләр, лидер булу серен чиштеләр.

IMG_0631.jpg

Чараның кульминацион ноктасы булып Форумның быелгы җырына бию торды. Аны җырның авторы Сәләт ветераны Илназ Сафиуллин башкарды, сәлкешләр аңа көч-куәт өстәп биеделәр.

«Барыгызга да хезмәтегез өчен  рәхмәт! Елдан-ел Сәләт берләшмәсе үсә. Хәтта Республикабыздан читтә дә тамыр җәйгәнсез, чит илгә кадәр чыккансыз. Сезгә киләчәктә дә терәк булырга әзербез. Сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын!» - дип белдерде Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

IMG_5593.jpg