Сәлкешләр Киләчәк шәһәрен төзеделәр кире кайтырга

Сэлкеши построили Город будущего

VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы темаларының берсе – «Экология һәм тотрыклы үсеш». Бу юнәлешнең төп чарасы булып Тотрыклы үсеш буенча эшлекле уен тора.

2016-нчы елның 1-нче гыйнварыннан тотрыклы үсеш буенча куелган 17 максат үз көченә керде. Алар Берләшкән Милләтләр Оешмасының тарихы саммитында дөньякүләм лидерлар тарафыннан кабул ителгән иде. Алда торган 15 ел дәвамында әлеге максатлар ирешелергә тиеш. Тотрыклы үсеш максатлары буенча уен шуңа багышланган.

Уен кысаларында катнашучылар төп темаларга багышланган 17 станция үттеләр: «Энергия», «Экология», «Чиста су», «Тормыш сыйфаты», «Сәламәтлек», «Партнерлык», «Мәгариф», «Эшкәртү», «Дөреслек», «Икътисад».

Проектның җитәкчеләре – Лилия Вәлиева белән Диана Гаҗимова. Алар бу максатларга ирешү берничә дистә ел эчендә тормышыбызны яхшы якка үзгәртергә сәләтле дип ышандыра.

«Без балаларга бүгенге көндә булган борчулы мәсьәләләр турында хәбәр итәбез, аларны чишәргә теләк уятырга омтылабыз. Уен Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә уйлап табылган иде. Әлеге проект инде күптәннән Татарстанда шушы максатлар буенча эшли. Былтыр Форум тулысынча экология темасына багышланган иде, без аның төп мәйданчыгын чынга ашырдык. Тотрыклы үсеш максатлары экология тематикасын да колачлаганга, быел аларны берләштерергә булдык», - ди җитәкчеләр.

«Бар дөнья электр көчендә тора, ул энергия ярдәмендә табыла. Аны экологик чиста ысуллар белән дә табып була бит. Балаларны уеннар белән җәлеп итәбез. Дөньяны уңай якка үзгәртү өчен күп кирәкми, теләк һәм максат мөһим, һәр кешенең дә кулыннан килә торган эш», - ди «Энергия» станциясе кураторы Данис Хисаметдинов.

Бу станциядә балаларга махсус ролик күрсәтелде, энергия табу юллары хакында сөйләнелде, аның кулланышы белән таныштырылды. Электрны бар җирдән дә алып була. Станциянең кураторы моны лимон һәм гади монета ярдәмендә исбатлады. Катнашучылар үзләрен чын фәнчеләр шикелле хис итә, үзләренең экологик автомобиль моделен уйлап таба алдылар.

«Һәр ил дә үзен электр энергиясе белән тәэмин итә алмый. Шуңа да кадерен белү кирәк. Форумга яңа белем һәм танышулар артыннан килдек. Биредә, чыннан да, кабатланмас һәм искиткеч мохит!» - дип хис-кичерешләре белән «Сәләт-Бөгелмә» сәлкешләре Аделина Мөхәметдинова һәм Анастасия Иванова уртаклашты.

«Эшкәртү» станциясендә чүп-чарның тирә-юньгә тәэсире һәм аны утилизацияләү хакында сүз барды. Катнашучылар тәкъдим ителгән бер предметны сайлап алды (пыяла шешә, кишер, картон савыттагы сок, пластик шешә, пластик стаканнар), ә куратор аның зыяны хакында, аны эшкәртү һәм таралуы турында сөйләде.

«Мәгариф» станциясе иң кызыклы тукталышларның берсе булды. Аның максаты – яшьләргә сыйфатлы белем бирү. Егет-кызлар төрле шифрлар турында мәгълүмат алдылар: Морзе әлифбасы, Виженер һәм Цезарь шифрлары, һ.б. Станциянең кураторы Дамир Вафин шәп бирем дә әзерләп куйган: катнашучылар төрле шифрлар белән яшерелгән хәбәрне укырга тиеш булдылар.

«Сәләт-Гайрәт» аланыннан Альмира Сабитова, Зәринә Нәфыйкова белем бирү кеше тормышында зур урын алып тора дип саныйлар. Шуңа да шушы станциягә килгәннәр. «Тәҗрибә ала алдык, вакытыбызны күңелле үткәрдек», - ди кызлар.

Уен нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучыларны аерып алдылар. Нәкъ менә алар экологик киләчәк шәһәрен төзүдә катнаштылар. Барлык идеяләрен алар бүген, 15-нче июль көнне үз проектлары форматында тәкъдим иттеләр. Аларга Сәләт ветераны Ләйсән Әсхәтова, икътисад фәннәре кандидаты, Проект белән идарә итү һәм үстерү үзәге директоры Екатерина Егошина, глобаль шейперлар берләшмәсе әгъзасы Диана Фазлетдинова бәя бирде.

Проектларның презентациясендә барлык аланнарның да сәлкешләре катнашты. Һәр алан үз өлешен кертте: кемдер транспорт системасы, икенче берәүләр шәһәрнең яшел участоклары, мәдәни яктан әһәмиятле биналар, акча системасы өчен җавап бирде. Хөкемдарлар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Чара буенча түбәндәге нәтиҗәләр дә билгеле: 1-нче урын – «Сәләт-Бөгелмә», 2-нче урын – «Сәләт-Биләр каласы», 3-нче урын – «Сәләт-Болгар». Котлыйбыз, афәрин!