«Сәләт-Яр-Чаллы» сәлкеше – Балалар евровидениесенең ярымфиналы җиңүчесе кире кайтырга

Сэлкеш смены «Яр-Чаллы» стал полуфиналистом Детского Евровидения

Сәләт берләшмәсенә Рафаэль Гыйльмурахманов 2016-нчы елда килгән. Әйбәт укуы һәм мәктәбенең иҗади чараларына үз өлешен керткәне өчен аны «Сәләт-Яр Чаллы» аланына путевка белән бүләкләгәннәр. Рафаэльнең портфолиосына һәркем кызыгырлык! Аның арсеналында республикакүләм, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә 50-дән артык мактау грамотасы бар. Алар арасында Бөтенрәсәй ачык балалар  эстрада телевизион «Золотой петушок» бәйгесе (финалист), Халыкара вокал «Золотой голос» фестиваль-бәйгесе (Мәскәү, 2013-нче ел, 1-нче урын), вокал-хор башкаруында Халыкара катнашулы II Бөтенрәсәй «Одаренные дети России: золотые голоса» фестиваль-бәйгесе (2015-нче ел, 2-нче урын), һ.б. да бар.

2013-нче елның февралендә Рафаэль «Сәләтле бала» исемен, «Будущее России» герое медален алган, «Одаренные дети – будущее России» энциклопедиясенә кертелгән. 2015-нче елда чыккан «Творческие и спортивные дети мира» энциклопедиясендә дә (1-нче том) Рафаэльнең исемен таба аласыз.

Беренче тапкыр Бөтенрәсәй «Балалар евровидениесе» бәйгесенең ярымфиналында Рафаэль 2013-нче елда җиңгән. Яшь активистыбызның уңышлары белән без дә кызыксындык.

-         Рафаэль, Балалар евровидениесенә ничек килеп эләктең?

-         Мин сәләтемне үстерү, үземне күрсәтү дигәндә бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышам: һәр бәйгедә диярлек катнашып киләм. «Балалар евровидениесе» бәйгесенең ярымфиналындагы уңышымны үземнең беренче җитди җиңүем дип саныйм. Барысы да шуннан башланып китте. Ел саен җырлар яздырабыз, җиңүгә өметләнәбез.

-         Әлеге бәйге ничек үтте?

-         Бәйге Мәскәүдә, Игорь Крутойның Популяр музыка академиясендә үтте. Онытылмаслык һәм кабатланмас бәйге булды ул.

-         Нинди җыр белән чыгыш ясаган идең?

-         Яшь компазитор һәм җырчы Mona-Nava Romova-ның (Мәскәү шәһәре) «Пой со мной» дип аталучы җырын тәкъдим иттем.

-         Көндәшлек зур булгандыр инде...

-         Берничә мең гариза биргәннәр арасыннан нибары 49 кеше генә ярымфиналга үтте. Бу факт үзе минем өчен зур җиңү. Әле алар арасында күбесе Популяр музыка академиясенең һәм Мәскәүнең күп кенә продюсерлык үзәкләре укучылары.

-         Жюрида кемнәр бар иде?

-         «Голос 4» шоуы катнашучысы Константин Работов, композитор Рита Дакота һәм Игорь Крутой Академиясенең укытучылары.

-         Синең уңышларың белән барлык Сәләтлеләр горурлана! Ә синең өчен Сәләт нәрсә ул?

-         Сәләтне мин ел дәвамында көтеп алам. Сәләт ул – ял, дуслар, ул – шатлык хисләре, яңа кичрешләр, аралашу, ул – гаилә, күңелнең түрендәге оешма. Сәләт белән танышканчы иң зур хыялым булып «Голос. Дети» шоуына кастинг үтү торды. «Сәләт-Яр-Чаллы»да ял иткәннән соң бу хыялым киңрәк үсеш һәм мәгънә алды. Икенче елга бик «Сәләт-Монреаль»гә барасым килә. Моның өстендә инде эшли башладым: инглиз телен тирәнтен өйрәнәм. Әлегә яраткан аланымда ял итәм.

-         Безнең укучыларыбызга теләкләрең?

-         Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен теләп калам. Әти-әниләребезгә – түземлек, балаларга – тирә-юньдәгеләрне аңлауларын телим. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм ак бәхетләр!

-         Рәхмәт сиңа! Алдагы көннәреңдә дә гел уңышлар юлдаш булсын! «Сәләт-Яр Чаллы»да яңа үрләр яуларлык көч җыеп кайт!