«Sanak-lab» IT-дөнья белән таныштыра! кире кайтырга

«Sanak-lab» знакомит с миром IT!

Бу көннәрдә Сәләт Йортында бер-бер артлы төрле проектлар старт ала. Әйтик, шимбә көнне «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык ишекләр көне узды. Кем анда булды – лаборатория белән якыннан танышты инде. Ә кем әле «Sanak-lab» белән танышырга өлгермәде – әлеге язма сезнең өчен.

Без «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең җитәкчесе Ләйсән Сабитова белән сөйләштек.

– Ләйсән, ачык ишекләр көне ничек узды?

– Ачык ишекләр көнендә лаборатория эшчәнлеге турында сөйләдек, программа һәм укытучылар белән таныштырдык, беренче тапкыр митап уздырдык – анда ике спикер «Python һәм аны куллану өлкәләре» һәм «Бөтен кешеләр өчен дә уеннар уйлап табу! Яки ни өчен геймдев – ул әле программалаштыру гына түгел?» дигән темаларга чыгыш ясады. Шулай ук Kahoot уены булды, анда җиңүчеләрне бүләкләдек.

– Әлегә «Sanak-lab» проекты белән таныш булмаучылар да бардыр. Әйдә шуларга лаборатория турында сөйләп кит әле!

– Санак – компьютер дигән сүз. Аңлагансыздыр инде, «Sanak-lab» – мәгълүмати технологияләр дөньясы белән таныштыра торган проект. Искиткеч зур һәм кызыклы дөнья бит ул IT! «Sanak-lab» лабораториясе – мәктәп укучылары өчен ел дәвамында үтә торган кызыклы дәресләр ул.

Юнәлешләр бик күп:

- программалаштыру буенча олимпиадага әзерлек;

- Python-да программалаштыру нигезләре;

- компьютер лингвистикасы һәм сөйләм технологияләре;

- Web-эшләнмәләр;

- 3d-модельләштерү;

- информатика буенча БДИга әзерлек;

- роботлар ясау техникасы;

- компьютер дизайны;

- видеомонтаж;

- фотосәнгать.

Дәресләрне Татарстанның иң яхшы студентлары, аспирантлары һәм белгечләре алып бара.

Лабораториядә 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Уку – октябрьдән майга кадәр. Шулай ук күчмә сессияләр дә оештырыла.

– Лаборатория инде 3 ел эшли. Шушы вакыт эчендә ниләр эшләнде – кыскача гына нәтиҗә ясап ал әле.

– 3 ел эчендә 7 күчмә сессия уздырдык, лабораториядә 100дән күбрәк укучы белем алып чыкты, шулай ук 5-9-нчы сыйныфлар өчен программалаштыру буенча беренче Республикакүләм олимпиада үткәрдек.

– Ә бу елга планнарга килсәк...

– Быел планда – 3 күчмә сессия уздыру, шулай ук программалаштыру буенча олимпиаданың масштабларын зурайту. Быел видео монтажлау һәм фотосәнгать буенча кыска интенсив курслар кертеп җибәрдек. Укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Дәресләр расписаниесе белән безнең «ВКонтакте» төркемебездә танышырга мөмкин – vk.com/sanaklab .

Безгә кушылырга теләүчеләр өчен сылтама: https://clck.ru/Ee7iQ .