Сәләтчеләрнең «урмандагы» иртәнге ашы кире кайтырга

Сэлэтовцы на «лесном» завтраке

Кичә татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар Лигасы җиңүчеләре һәм «Сәләт ВикиМәктәбе» финалистлары Казанның «Горки-Әмәт урман паркы»нда Казан шәһәрен парклары һәм скверлары Дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова белән иртәнге ашта очрашты.

Очрашуда «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» Клубы Президенты Игорь Смирнов та катнашты.

«Балаларның минем белән очрашасылары килгәнен белгәч, чак кына егылмадым. Ярый әле утырып тора идем (көлә). Бу очрашуга чакыру алу минем өчен бик күңелле һәм рәхәт булды. Тимур Сөләйманов әйткәнчә, без әле үзебез дә кызыклы шәхесләр белән очрашуга йөрисе килә торган яшьтән әллә ни ерак китмәдек. Үзебез дә шул очрашуларга килгән кешеләрнең урынында булырга хыяллана идек», – дип бүлеште Алсу Сәетова.

Очрашуның рәсми чарага охшамавы һәм җиңел узуы балаларга ачылырга, оялмыйча сораулар бирергә һәм очршуның төп темасына бәйле фикерләрен әйтергә ярдәм итте.

Очрашуның төп темасы Казан шәһәренең парклары белән бәйле иде. Бик азлар гына башкалабызда 126 парк булуын белә. Нәкъ менә Алсу Cәетова һәм аның иң оста белгечләр командасы «Горки-Әмәт урман паркы», «Черек күл» паркы, «Лядской сад», «Эрмитаж» һәм тагын башка бик күп паркларның иминлеген кайгырта һәм камилләштерү белән шөгыльләнә. «2016-нчы ел азагында ачылган «Горки-Әмәт урман паркы» урынында, мәсәлән, генераль план буенча юл төзелергә тиеш иде. Активистлар һәм чаңгычылар бу 2 кечкенә урманны саклап калу өчен көрәшеп җиңеп чыктылар һәм хәзер, менә, биредә бик матур парк ачылды. Нибары 11 ай эчендә тулы канлы парк барлыкка килде. Әлеге мәйданчыкны эксперименталь дип тә әйтә алабыз. Чөнки биредә “ДОМ” Экоүзәге төзелде. Бу ялларда “ДОМ” каршында беренче җәмәгать бакчасы да ачылачак. Бөтен теләгән кеше килеп помидор, яшелчәләр утырта ала. Чит илләрдә мондый

практика күптәннән күзәтелә инде. Безгә әле яңарак кына кереп бара. Татарстанда беренчеләрдән булып бу эшне башлап җибәрүебезгә чиксез шатбыз», – дип сөйләде Дирекция җитәкчесе.

Очрашу барышында сәләтчеләр «Черек күл» паркы белән бәйле яңалыкларны да белделәр. Бу җәйдә «Черек күл»дә Адилия һәм Зигфрид исемле аккошлар барлыкка киләчәк икән.

Иртәнге аш дәвамында балалар Алсу ханымга кызыклы сораулар бирделәр, үз фикерләрен әйтергә курыкмыйча, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.

Ләйсән Миңнуллина, «Безнең фикер» проекты җитәкчесе:

– Дөресен генә әйткәндә, мондый Бүләк-очрашу-иртәнге эшлекле аш форматы безнең өчен яңалык түгел инде. Мондый формат үзенә күрә гореф-гадәткә әйләнеп бара. Малайлар һәм кызларның шундый шәхесләр белән бер өстәл артына җыелып сөйләшә алулары, шундый мөмкинлек барлыкка килү бик куанычлы. Әлбәттә, очрашудан соң булган хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Минем күңелне бары шатлык били. Кунаклар китеп, балалар таралышкач та, без команда белән өстәл артында калып сөйләшүне дәвам иттек һәм паркка кояшлы, җылы көнне килеп рәхәтләнеп ял итәргә сүз куештык.