Сәләтлеләр Рәсәй Президенты котлавы белән илһамландылар кире кайтырга

Сэлэтовцы вдохновились поздравлением Президента России

Кичә, Казанда «Вместе вперед» дип исемләнгән  студентлар клубларының  мәгариф форумы тәмамланды.

Биредә, Рәсәйнең 38 төбәкләреннән студентлар катнашты. Алар арасында Сәләт проектлары вәкилләрен дә күзәтеп булды. Тәмамлану чарасы булып Бөтенрәсәй студентлар көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды.  Әлеге зур бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты. Эш белән ике көнгә башкалабыз Казанга килү сәбәпле, барлык студентларны бәйрәм белән Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Владимир улы Путин да котлады.

«Сезне, барлык студентларны, сезнең остазларыгызны, укытучыларыгызны Студентлар көне белән, чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә, әлбәттә, иң беренче чиратта, укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда уңышлар телим! Бары тик студентлар булганда гына Рәсәй һәрвакыт яшь, кыю, киләчәккә омтылыш белән яшәүче булып калачак. Уңышлар сезгә! Сезне һәрвакытта да алга омтылыш белән караучы, илебезнең барлык мөмкинлекләре белән кулланучы кешеләр булып күрәсе килә.  Сез – яңа заманда үскән кешеләр.

Шуны аңлагыз: сезгә кадәргә буын белән чагыштырганда өстенлекләрегез шактый күбрәк. Хәзерге вакытта сез ирекле рәвештә яңа сәнгать, мода, музыка, технологияләр уйлап таба аласыз. Бары тик хаталардан курыкмагыз! Һәрвакыт алардан чыгу юлларын эзләгез. Һәм шул вакытта гына, сез, чыннан да, бәхетле, уңышлы буын булып үсәрсез! Ихлас күңелдән сезгә шушы теләкләремне телим!» – дип үз котлау сүзләрен тәмамлады Президент.

Сәләтлеләр атмосферага бирелеп, тулаем чара белән илһамландылар.

«Үз университетымнан форумда катнашыр өчен гариза гына җибәрдем. Телефонга шалтырату килгәч, Татарстан Президенты янында утыручы топ-32гә эләгүем билгеле булды! Ләкин, мин аның шул кадәр үк якын булуын күз алдыма да китермәгән идем! Әлеге очрашу мине яңа максатларга илһамландырды.  Яшьләрнең күбесе яңа проектларга алынырга курка, ә менә Владимир Владимир улы Путин безгә хаталардан курыкмагыз дип теләде. Шәхсән, мин үзем, шул ук төнне башымда әллә кайчан яши торган яңа фикеремне җентекләп язып чыктым» – дип сөйләде Илсөяр Хисмәтова.

«Әлеге чарага бик нык эләгәсем килә иде! Ниһаять, биредә, Саратовта яшәүче дус кызым белән күрешә алдым. Иң башта, Владимир Путин килүен белми идем. Ләкин, аның сәхнәгә чыгуы белән бәйрәмнең әһәмиятлегенә инандым. Бу бик шәп иде! » – дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты Рәзилә Сәдриева.