«Фәнсар» мәктәбе Татарстанның һәм Рәсәйнең Югары уку йортларына уңышлы укырга керү өчен әзерли кире кайтырга

Школа «Фәнсар» готовит к успешному поступлению в вузы Татарстана и России

24-нче марттан 30-нчы мартка кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә,  Биләрдә, «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе узачак.

«Фәнсар» мәктәбе – уку-укыту проекты, ул белемгә, фәнгә омтылучы яшьләр өчен уйлап табылды. Биредә укучыларга мәктәп программасында каралмаган белем бирелә.  «Фәнсар» мәктәбе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Мәктәп укытучылары – Рәсәй Югары уку йортларының әйдәп баручы укытучылары.

   Бу проект үз эшчәнлеген 2002-нче елда башлады. Шул вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 2000-нән артык укучы катнашты, соңрак аларның һәркайсы Югары уку йортына керүгә иреште.

   «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясендә Татарстанның барлык районнарыннан (Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Буа, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Теләче районнары, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре) һәм Башкортостан Республикасыннан 60 мәктәп укучылары катнашачак.

   Сессия 9-11-нчы сыйныф укучыларын укытуга юнәлдерелгән.

   Программада математика, физика, химия, биология, җәмгыять белеме буенча дәресләр, КФУ вәкилләреннән остаханәләр, интеллектуаль уеннар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Вакыт капсуласы», «Йөзгә бер», 21-нче апрельда Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский ур.,23) узачак «Фәнсар» мәктәбенең Фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнү каралган. Моннан тыш, сессия кысаларында Сәләт олимпиадасы да узачак.

   Сессия программасының тагын бер мөһим өлеше – «Җир сәгате», «Mr.Robot 2.0» кебек квестлар.

   Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән дә очрашу каралган.

Интеллектуаль-күңел ачу программасы кысаларында «Ачык микрофон» бәйгесе, Язгы бал һәм үзенчәлекле концерт та узачак.