«Ел аланы» җиңүчесе сайланды кире кайтырга

Выбран победитель в номинации «Лагерь года»

19-нчы гыйнвар көнне Сәләт Йортында «Сәмрух-2017» премиясе кысаларында «Ел аланы» номинациясенең сайлап алу туры уздырылды. Әлеге кичне, төп бүләк һәм җиңүче исеменә лаек булыр өчен 6 алан ярышты: 

• «Сәләт-Биләр каласы» 
• «Сәләт-Санак» 
• «Сәләт-Самара» 
• «Сәләт-Иске Казан» 
• «Сәләт-Азнакай» 
• «Сәләт-Раушан» 

Кичәне сәламләү сүзләре белән «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов башлап җибәрде: «Ниһаять, «Сәмрух-2017» премиясенең сайлап алу турларының йомгаклау кичәсе килеп җитте. Шуны әйтеп үтәсе килә: Без 25-нче сезонга кереп киттек. Бу җәйне тагын да күбрәк аланнар һәм 6 форум көтелә. Минемчә, бу яңа рекордларга, яңа кызыклы танышу-очрашуларга, яңа проектларга аяк басу этабы», дип, ассызыклады Тимур Сөләйманов. 

Бәйге алдыннан шулай ук үзләренең фикерләре белән «Сәләт-Азнакай» директоры Диләрә Сабитова уртаклашты: «Минемчә, бу барлык номинацияләрне берләштерүче номинация. Чөнки аның ярдәмендә ачык рәвештә, аланга кагылышлы зур команда белән эшләнгән эшне күзәтеп була». 

Чараны ачып җибәрү мөмкинлеге «Сәләт-Раушан» аланына бирелде. Әлеге алан үзен бик җитди эшләвен белдерер өчен, чыгышларын пресс-конференция форматында тәкъдим итәргә булдылар. Презентациядә аланга кагылышлы барлык сорауларга да төгәл итеп җавап бирелде. Смена дәвамында эшләп килүче барлык юнәлешләр турында да җентекләп сөйләргә онытмадылар. 

«Сәләт-Биләр каласы» вәкилләре үз чыгышларын бик үзенчәлекле, кызык рәвештә тәкъдим итәргә булдылар. Алар сменаларын ресторан белән чагыштырдылар. Җитәкчеләр фикеренчә, сменаны әзерли торган барлык кешеләрне (директор, өлкән әйдаманны, методистны, сәлкешләрне һ.б) ресторандагы төрле ашамлыкка туры китереп була. Әлеге чыгышны карап чыкканнан соң, «Сәләт-Биләр каласы»нда «салаттан» башлап «десертка» кадәр эшләгәннәрендә инандык. 

Чараны «Сәләт-Иске Казан» вәкилләре дәвам итте. Алар фикеренчә, «Ел аланы» номинациясенең үзенчәлеге: ел дәвамында уздырылган эшчәнлекне биредә күрсәтү мөмкинлеге. Барлык тамашачыны «хыял иленә» күчереп, Себер, Крым, Хаҗи Тархан ханлыклары рухлары белән таныштырдылар. Чыгыш вакытында әлеге уйлап чыгарылган персонажлар кемнең иң күренекле булганы турында бәхәсләшеп утырдылар. Аларны бары тик Казан ханлыгы дуслаштыра һәм берләштерә алды. 

Киләсе булып сәхнәдә костюмнарга бай булган «Сәләт-Санак» чыгышын күзәтеп булды. Биредә без сменаның соңгы көненә күчә алдык. Чыгыш дәвамында сәлкешләр үзләренең уйлап тапкан проектларын да тәкъдим итеп өлгерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аланның дәрәҗәсен сәлкешләр яклады! Кызлар һәм егетләр, сез афәрин! 

Эстафетаны «Сәләт-Азнакай» аланы кабул иткәч, чарада утырган барлык кунаклар юморга бай булган «Кичке Рөстәм» дигән программаның тамашачысы була алды. Биредә, Рөстәм исемле алып баручы үзенең студиясендә кунак буларак сәлкеш, директор белән өлкән әйдаманны кабул итте. Әңгәмә рәвешендә кунаклар тулаем смена турында сөйләп бирделәр. Сменаның эшчәнлеген 100% күз алдына китерер өчен видео да тәкъдим иттеләр. Бик кызыклы чыгыш килеп чыкты дияргә кирәк! 

Сайлап алу турының беренче бәйгесен әле бик яшь булган «Сәләт-Самара» тәмамлады. Презентацияләре ярдәмендә тамашачыны космоска күчерделәр. Әлеге бәйгегә егетләр бик җитди әзерләнгәннәр. Моның турында сәхнәдәге реквизитлар, костюмнар сөйләде. Бары тик аларның чыгышында гына кунаклар космик ракета күрү мөмкинлегенә ия булдылар. 

Катнашучыларга әзерләнгән икенче бәйге «Блиц-опрос» форматын йөртте. Биредә һәрбер аланның вәкилләре география, математика, Сәләт, татар әдәбияты темаларына багышланган сорауларга 1 минут эчендә җавап эзләделәр. 

Әлеге көтелгән номинациядә җиңү яулаган аланның исемен без, 2018-нче елның 8-нче февралендә «Сәмрух» премиясенең буләкләү тантанасында, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә белербез. 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» һөнәрханәсе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.