«Сәләт-Тел 2017». «Осталар бистәсе 2017» кире кайтырга

«Сәләт-Тел 2017». «Осталар бистәсе 2017»

9-нчы июнь көнне берьюлы ике сменаны ачып җибәрдек: Лаеш районында урнашкан «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә «Сәләт-Тел», Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Осталар бистәсе» аланы башланып китте. Ике смена да үзендә Татарстаннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән сәләтле балаларны җыйды.

18 көн эчендә «Сәләт-Тел» катнашучылары телләр, «Осталар бистәсе» аланы сәлкешләре кулдан эшләнмәләр ясарга өйрәнәчәк.

Кемдер Сәләт дөньясына беренче адымнарын гына ясаса, кемнәрдер инде былтыргы Сәләт биюләрен, сөрәннәрен кабатлап та өлгергән. Ут янып торучы күзләр, шат көлү авазлары, дуслык хисләре – болар барысы да сәлкешләрне сурәтли. Әйдаманнарны, әти-әниләрне, балаларны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та сәламләп узды: «Барыгызны да биредә күрүемә чиксез шатмын! Сезнең өчен мөмкинлекләр дөньясын ачарга әзербез! Укыгыз, ял итегез, күңел ачыгыз! Уңышлар сезгә!»

Ләйсән Миңнуллина, «Осталар бистәсе 2017» әйдаманы:

- Ниһаять, мин дә беренче тапкыр әйдаман булып барам. Былтыр «Болгар-Туган тел» форумында әйдаман буларак катнашкан идем, тик ул вакыты буенча бик кыска. Быел мин зур, дус-тату аланның әйдаманы! Үземнең генә түгел, сәлкешләремнең дә хыялын чынга ашырырга тырышачакмын. Төркемемдә 28 бала, күбесе Казаннан. Анкеталарын өйрәнеп утырганда, күбесенең бию белән мавыкканын белдек. Мөгаен, берәр күңелле флешмоб оештырмый булмас.

Алия Әхмәтова, «Осталар бистәсе 2017» өлкән әйдаманы:

- Быел безнең аланда 83 бала катнаша. Программа инженерия графикасы һәм гамәли фәннәргә багышланган. Балаларның күпчелеге Татарстаннан, Башкортостаннан. Аларны 5-нче сыйныфтан башлап җыйдык, тик югары сыйныф укучылары да юк түгел. Программа өстендә күп көч куйдык, балаларга кызыклы булсын дип тырыштык. Һәм ул балалар армый укысын, тик мөмкин кадәр күбрәк белем тупларлык итеп төзелгән. Истәлеккә үз куллары белән ясалган эшләнмәләре дә калачак.

Марсель Иматов, әти:

- Мин бирегә улым Сәетне алып килдем, аңа 10 яшь. Без Мәскәүдән килдек. Сәләт турында Казандагы дусларыбыз сөйләде. Аларның уллары да былтыр Сәләттә ял иткән, бик ошатып кайткан, шуңа быел без дә тәвәкәлләргә уйладык. «Осталар бистәсе»нең тематикасы улыма бик ошый, ул кулдан эшләнмәләр ясарга ярата. Сменадан бик күпне көтәбез: яңа белемнәр, күп дуслар һәм татар мохите, әлбәттә.

Равил Мисбахов, «Сәләт-Тел» әйдаманы:

- Мин Сәләттә 2014-нче елдан бирле. Сәлкеш буларак та шактый аланнарда ял иттем. Ә әйдаман сыйфатында мин инде 8-нче тапкыр барам. «Сәләт-Тел»дә 3-нче тапкыр әйдаман булачакмын. Гадәткә керде инде. (Көлә) Балалар өчен кызыклы бәйгеләр һәм мавыктыргыч уеннар әзерләдем. Сәлкешләр! Сәлкешлек чорының кадерен белегез!

Даниил Юринов, «Сәләт-Тел 2017» сәлкеше:

- Мин 7-нче сыйныфны тәмамладым, инде 4-нче тапкыр «Сәләт-Тел»гә барам. Ул миңа үткәрелү вакыты буенча уңайлы. Бөтен дусларым да биредә. Мондагы кешеләр алар бөтенесе дә минем дусларым! 4 ел дәвамында испан телен өйрәндем. Алга китеш, чыннан да, бар. Үткән елны да, быел да минем әйдаманым – Равил абый. Бу минем өчен зур шатлык. Музыка белән кызыксынам: фортепианода, гитара, флейтада уйныйм.

Азат Шәмсиев, әти:

- Олы кызым сездә я иткән иде инде, быел улымны да җибәрергә уйладым. Алар 4-нче һәм 5-нче сыйныфларны тәмамладылар. Сәләт үземә дә бик ошый, биедә алар чит телләрне генә түгел, ә туган татар телебезне дә өйрәнәләр. Барлык программалар да шәхес үстерү һәм сәләтле татар яшьләрен берләштерүгә юнәлдерелгән. Шуңа да ел саен без Сәләтне сайлыйбыз.