«Сәләт ул – БЕЗ!» кире кайтырга

«Сәләт – это МЫ!»

Бүген, 21-нче июньдә, Биләрдә Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форуымының беренче сменасы – SOFT SKILLS BILER FORUM башланып китте.

Биләр җирлегенә барлыгы 1100 кеше җыелды. Шуларның 780е – балалар. Алар – «Сәләт-Тел», «Сәләт-Осталар бистәсе» һәм «Болгар-Туган тел» сәлкешләре. Беренче көнне алар «Welcome tour» интерактив уены ярдәмендә форум җирлеге белән танышты. Ә кич белән форум программасын тәкъдим итү һәм «Сәләт ул – БЕЗ!» дигән чара узды.

Рәсми булмаган ачылышка Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та килгән иде. «Сәлам, Сәләт! Сәлам, Биләр каласы! Сәлам, Хуҗалар тавы! Сәлам, Изге Чишмә! Без – Биләрдә. Без – Биләрле. Биләр – Сәләтле. Сәләт Биләргә кайтуын дәвам итә. 8-нче форумны башлап җибәрәбез!

Карагыз нинди матур шәһәрчек төзелде. Ул безнең командабыз ярдәме, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм, әлбәттә, Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир ярдәме белән төзелде», – дип сәламләде ул сәлкешләрне.

Форум программасы үз эченә төрле форматтагы белем бирү чараларын – профиль лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларны ала. Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.