«Сәләт ул бал кебек – бөтен кешене үзенә тарта» кире кайтырга

«Сәләт как мёд – притягивает к себе»
Әле кичә генә Сәләтнең 20 еллыгын билгеләп үткән кебек идек. Менә тагын 5 ел сизелми дә үтеп киткән. Быел Сәләтнең 25 яшьлек туган көнен билгеләп үтәбез.
Юбилей уңаеннан бәйрәм чаралары февраль аенда «Сәмрух» ел премиясе тантанасында башланып киткән иде. Ә 3-нче апрельдә Сәләттә рәхмәт кичәсе узды. Сәләтне булдыруга, үстерүгә үз өлешен керткән фикердәшләргә, дусларга, остазларга, «сәләт»леләргә рәхмәтебезне белдердек.
«Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова Әдип Әлмирдән сәлам җиткерде. «Сәләт 26-нчы сезонын башлый. 1994-нче елда Арчада 65 бала катнашында башланып киткән Сәләт хәрәкәте быел үз канаты астына 25 мең баланы җыячак», – дип билгеләп үтте ул. Быелгы җәй дә бик кызу булачак – барлыгы 23 алан, Биләр җирлегендә 6 Халыкара форум көтә безне!
Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова да килгән иде. «Залга кергәч, яшьләр кайда соң, дип торам. Залда остазлар, тәҗрибәле кешеләр утыра. Ә яшьләр биеклектә икән. Шулай тиеш тә бездә», – дип, иң элек балконда утыручы сәләтле яшьләрне сәламләде ул. 
«Сәләтне беренче елларыннан ук беләм. Җәүдәт Шәүкәт улының безне идеяләре белән таныштырып, аларны безгә дә сеңдереп сөйләп йөргән чаклары күз алдымда. Ул идеядән шушындый зур масштаблы актуаль хәрәкәт үсеп чыгар дип күз алдына да китерә алмый идек. Сәләт миңа бик ошый. Сезнең белән элемтәне өзмәскә тырышам. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки сезнең белән аралашам, сездән энергия алам. Татарстан яшьләрен үстерәсе килә, киләчәктә ул яшьләребез Татарстанны үстерәчәк бит», – дип сөйләде Римма Атлас кызы.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов: «Сәләт Йортына килмибез, Сәләт Йортына кайтабыз. Монда утыручылар – кунаклар түгел. Бу сезнең үз йортыгыз. Без аны сезнең белән бергәләп төзедек. Бүген без Сәләтнең 25 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясауны дәвам итәбез. Бу ел дәвамында бик күп рәхмәт сүзләрен әйтербез, нәтиҗә ясауны да дәвам итәрбез. Ләкин ул нәтиҗәләрнең иң мөһиме, минемчә, безнең зур Сәләт гаиләсе һәм менә шул Сәләтне үстергән фикердәшләр, оештыручылар, остазлар», – дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин: «25 ел эчендә Сәләт дөньясы нинди югары дәрәҗәгә үсеп җитте. Сәхнәгә карасаң да, телевизорга карасаң да – һәр җирдә Сәләттән чыккан яшьләр. Алар безнең мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Шуның өчен сезгә зур рәхмәт», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова Сәләтне бал белән чагыштырды. «Сәләт – бал кебек, бөтен кешене дә үзенә тарта торган оешма», – диде. Сүз уңаеннан, аның кызы Гүзәл Әхмәтҗанова да «Сәләт»неке. «Сәмрух-2018» ел премиясендә ел өлкән әйдаманы булып танылды. 
Гомумән, бу кичтә рәхмәт сүзләре бик күп әйтелде, рәхмәт хатлары тапшырылды. «Рәхмәт ул беркайчан да артык булмый. 25 ел буе шушы Сәләт дөньясын үстерүгә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт. Бу халык исеменнән рәхмәт дигән сүз. Чөнки Сәләт – ул татарлыкны саклау, ул безнең телебезне саклау, республикабызны яклау, ул киләчәк буыннарны республикабыз белән идарә итү өчен әзерләү», – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Ризак улы Таһиров.