«Сәләт-Монреаль»: нәтиҗәләр, фикерләр, киләчәккә планнар кире кайтырга

«Сәләт-Монреаль»: итоги, отзывы, планы на будущее

12-нче август көнне Канадада беренче Халыкара «Сәләт-Монреаль» профильле сменасы тәмамланды. Лагерь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән үткәрелде.

«10 көн күз ачып йомганчы узып китте. Һәр катнашучы – уникаль шәхес. Төрле илләр, төрле шәһәрләрдән җыелган булсак та, бер гаилә шикелле тату яши алдык. Бу зур юлның башы гына. Дәвамлы булсын! Читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстанда көтәбез!» – дип белдерде Айгөл Габдрахманова.

Сәләт йортында ярты ел дәвамында, сөйләшүләр форматында сайлап алу турлары барды. Татарстаннан 200 кандидат арасыннан иң-иңнәре дип саналган 20 бала сайлап алынды.  

«Инде күптәннән әйдаман булып эшләгәнем юк иде. Шуңа да бик кызыгып килдем. Биредәге сәлкешләр үз балаларым шикелле кадерле. Сәләтле булулары белән җәлеп итә беләләр. Алан бетүгә карамастан, аралашып яшәргә язсын. Без әле «Сәләт-Монреаль» клубын булдырырга тиеш!» – ди Илсөяр Хисмәтова.

Аланның программасында Канада, Чехия һәм АКШтан 60 кеше катнашты. Канадада проектның кураторлары һәм инициаторлары булып Сәләт ветераннары – Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар торды.

«Күптәнге уртак хыялыбызны тормышка ашырдык! Хәзер Сәләт Америка континентында да чәчәк ата. Сәләтле балалар һәм яшьләргә кирәк булган миссиябезне дәвам итә алуыбызга чиксез шатбыз!» – дип скайп аша Алимә Сәләхетдинова җиткерде.

Лагерьның программасы катнашучыларны татар мәдәнияте, сәнгате белән таныштыра, милли көйләр, җыр-биюләр аша гореф-гадәтләр, традицияләрне яңарта. Смена барышында балалар курайда уйнарга өйрәнделәр, Сабантуйда катнаштылар, иҗади концертлар куйдылар. Шулай ук алан кысаларында, Сәләт сменаларына хас булганча, уку-укыту чаралары, интеллектуаль уеннар узды.

«Сәләт ул – Татарстан дигән сүз түгел. Канада дигән сүз дә түгел. Сәләт ул – без. Ике сәлкеш бар икән – бу инде алан дигән сүз. Алар палаткада да, иң шәп отельдә дә Сәләт булдырырга сәләтле. Без кайда – Сәләт шунда булсын!» – дип теләде Йолдыз Миңнуллина.

Сменаның иң кечкенә катнашучысына нибары 3 яшь булганлыктан, «Сәләт-Бәләкәч» клубы да актив эшләде. Көн саен Канаданың төрле почмакларыннан 2-3 гаилә балаларын «Бәләкәч» клубына алып килеп туган телебезне, мәдәниятебезне өйрәткән.

«Күңелдә ике төрле хисләр: бер яктан шатлыклы, икенче уйласаң – моңсу. Гадәттә, беренче әйдаман онытылмый. Биредә мин сәлкипүшләргә беренче әйдаман ролен үтәвем белән бик горурланам. Алга таба сәлкеш ролендә Сәләткә килергә язсын сезгә! Түшегезне сары галстук бизәсен!» –  дип теләде «Сәләт-Монреаль»дә «Бәләкәч» клубы кураторы Алисә Җамалиева.

«Һәрберегезгә дә зур рәхмәт! «Сәләт-Монреаль»дә җырламаган сәлкеш калмады. Остаханә йөрмәүчеләр дә кушылып китеп, гел-гел җырлап йөрдек. Фортепианога да тынгы булмады. Минем җырчы күңелемдә һәрберегезнең тавышы калды, моңы калды. Рәхмәт!» – ди Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева.

Бүген, ягъни 15-нче август көнне, Сәләт йортында Халыкара «Сәләт-Монреаль» профильле сменасына йомгак ясау буенча пресс-конференция узды. Чарада Татарстаннан һәм Канададан сменада булган оештыручылар һәм катнашучылар да бар иде. Журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар.