Бу елны иң мөһим номинацияләрнең берсе «Ел аланы»нда җиңүче – «Сәләт-Санак» кире кайтырга

«Сәләт-Санак» признан «Аланом 2017 года»

«Сәмрух-2017» ел премиясендә җиңү, киләсе алан өчен бик көтелгән иде! Бу елны иң мөһим номинацияләрнең берсе «Ел аланы»нда җиңүче – «Сәләт-Санак». Әлеге җиңүне нәрсә аңлатканын безгә смена директоры Ләйсән Сабитова сөйләп бирде.

- Синең өчен Сәләт ул – …

- Сәләт ул – дуслар, яраткан эш, үз өстеңдә эшләү, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Сәләт ул – гармония, бәхет хисе һәм балалар!

- «Сәләт-Санак»та нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттә мин 2015-нче елдан башлап «Сәләт-Санак» сменасы директоры ролен, 2016-нче елдан «Sanak-lab» белем бирү лабораториясенең җитәкчесе вазыйфасын башкарам.

- Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көндә «БАРС Груп» IT-компаниясендә эшлим, сәяхәт итәргә, сменам өчен яңа идеялар уйлап табырга яратам.

- Синең Сәләттәге төп казанышың?

- Балаларымның хәзерге вакытта текә әйдаманнар булуы. «Сәләт-Санак»ның балаларына мәгълүмати технологияләргә карата мәхәббәт уяту, үсеш өчен мөмкинлек бирү. Балаларга тормышта дөрес юнәлеш бирүдән кала, аларга уникаль белемнәр тәкъдим итәбез. Әлеге белемнәр ярдәмендә күп кенә сәлкешләребез IT юнәлешендәге Югары белем бирү уку йортларына укырга керәләр.

- Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- Үз эшчәнлегеңә өстәмә анализ, йомгак ясау, үсү өчен яңа векторлар табу.

- «Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Миңа калса, җиңү өчен бары тик 3 сыйфатка гына ия булу, берничек тә, җитми. Минемчә, бу шәхси теләкләр, тышкы факторлар, вакыт һәм урынның очрашу ноктасы. Шунысын төгәл әйтә алам, әлеге җиңүгә команданың һәрбер вәкиле үз өлешен кертте: әйдаман, сәлкеш, укытучы һ.б.

Бу – безнең уртак җиңүебез! Командама мәхәббәт, ышаныч, кызыклы эшкә үз өлешләрен керткән өчен мин чиксез рәхмәтлемен!

- Җиңүне көткән идеңме?

- Ул көтелгән иде. Шуны әйтә алам.

- Син катнашкан номинациядә синнән тыш тагын кем җиңә алыр иде?

- Барлык аланнар да үзенчәлекле, ләкин мин җиңүне «Сәләт-Азнакай»га тапшырыр идем. Алар көчле күңел-ачу, белем-бирү программасына, бердәм командага, төптән уйланылган системага ия. «Сәләт- Азнакай» – афәрин! Мин ышанам, аларның җиңүе һәм танылуы әле алда!

- Үзең турында сөйләп кит.

- Мин – математик һәм хыялый кеше.

- Киләсе елда «Сәмрух»та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

- Үз эшегездән ләззәт алыгыз!