Сәләт студентлары җиңүгә иреште кире кайтырга

Студенты Сәләт одержали победу
5-нче февраль көнне Казанда «Пирамида» залында XIII «Ел студенты-2017» премиясенең бүләкләү тантанасы узды. 

Сәләт оешмасы өчен әлеге премия шулай ук бик мөһим. Чөнки биредә үз көчләрен «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов һәм Сәләт активисты Руфат Кыямов сынап карадылар. 

Бу кичне Казанның төп сәхнәләренең берсендә 19 номинациянең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында иң яхшы спортсменнар, артистлар, студентлар ММЧ вәкилләре, фән һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре. 

«Ел студенты-2017» премиясенең күмәк номинациясендә җиңүчеләр брендлашкан полиграфия продукциясенә каралган 7 меңнән 20 меңгә кадәр булган сертификатларга ия булдылар. 

Сәләт оешмасы өчен дә шатлыклы хәбәр бар. «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов катнаша торган «Общественник года» номинациясендә җиңүче булып сайланды. Руфат Кыямов шул ук номинациядә лауреат дәрәҗәсенә лаек булды. 

Премия тәмамлангач, катнашучылар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: 

Әлеге премиядә катнашырга ничек уйладыгыз?
 
Игорь Смирнов: 
- Дөресен генә әйткәндә, ахырга кадәр катнашырга планнаштырмаган идем. Портфолионы бирүемнең төп сәбәбе – танышларымның тәкъдим итү хатлары һәм документларын кабаланып җыеп йөрүләре булды. Шуннан соң гына мин Югары уку йортында узучы «Ел студенты»на порфтолиомны тупларга булдым. Соңрак кына шул 1 портфолио белән ике бәйгедә катнашып булганны аңладым. Шулай итеп гаризаны җибәрдем дә инде. 

Руфат Кыямов: 

- Дусларым арасында миннән олырак булганнар, остазларым дисәм дә ялгыш булмас, әлеге премиядә катнашып карарга киңәш бирделәр. Сер итеп әйткәндә, күп уйламыйча, үземне биредә сынап карарга булдым. 

Әлеге «Ел студенты-2017» премиясе сезнең өчен нәрсә? 

Игорь Смирнов: 

- Премия ул – узган елга йомгак ясау, аерым рәхмәт сүзләрен җиткерү чарасы. Шәхсән минем өчен җиңүче статусы ул – яңа мөмкинлекләр, максатлар һәм канәгатьләнү хисе.
 
Руфат Кыямов: 

- Минем фикеремчә, әлеге премия ул – үзеңне республикакүләм дәрәҗәсендә күрсәтү мөмкинлеге. Шуны да онытмаска кирәк, биредә син үзеңнең эшчәнлегеңне, казанышларыңны тәкъдим итә аласың. Кем белә, бәлки кемдер нәкъ менә сине биредә күреп, хезмәттәшлек тәкъдим итәр. 

«Ел студенты» премиясеннән соң нинди хис-кичерешләр тойдыгыз? 

Игорь Смирнов: 

- Дөресен әйткәндә, озак кына республиканың иң яхшы студентлар исемлегенә керүемә күнегә алмадым. Мәктәптә укыган чакта «Ел укучысы» дәрәҗәсен алганым бар. Монда да шундыйрак хәл. Ләкин биредәге масштаблар минем өчен – шок. Кыскасы, хәзерге вакытта мин аңлау торышында.
 
Руфат Кыямов: 

-Әлеге премия миндә бары тик уңай хис-кичерешләр генә калдырды. «Ел студенты-2017» гади гына премия, бүләкләү түгел, бу чын зур, масштаблы бәйрәм! Минемчә, бу студентлар өчен грандиоз тамаша! 

Киләсе елда катнашачак студентларга нәрсә теләр идегез? 

Игорь Смирнов: 

- Беренчедән, гаризаны тапшыру белән сузмаска киңәш итәм. Алдан ук аның эчтәлеге, дизайны турында уйлагыз. Соңыннан, җентекләп финал өлешенә әзерләнегез, йә эчегездән киләсе елга әзерләнә башлагыз. Башланганны юлның яртысында беркайчанда калдырмагыз! 

Руфат Кыямов: 

- Иң мөһиме – сабырлык! Барысы да үз вакыты белән киләчәк. Шулай ук, беркайчанда бер урында басып тормагыз! Һәрвакыт яңа ачышларга омтылыгыз, һәрбер мөмкинлекләр белән кулланыгыз. 

Егетләр, сезгә алдагы тормышыгызда да югары үрләргә менүегезне, барлык фикерләрегезнең тормышка ашуын, яңа уңышлы проектлар теләп калабыз!