Сәләт мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә эшли кире кайтырга

Сәләт работает и с детьми дошкольного возраста

Сәләтнең беренче сәлкешләре инде күптән үсеп, үзләре әти-әни булсалар да, аларның   Сәләттән аерыласылары килми. Балачакларын, яшьлекләрен сагынып, күп кенә «Сәләт» ветераннары ел саен Биләрдәге форумга килә. Үзләрен күп нәрсәгә өйрәткән Сәләт рухы кечкенәдән сеңә торсын дип, нәни балаларын да бирегә алып киләләр.

Әти-әниләре сәлкешләр белән мастер-классларда тәҗрибәләре белән уртаклашканда, сабыйлар вакытларын бушка үткәрми. Алар халыкалара яшьләр уку-укыту форумы кысаларында оештырылган «Бәләкәч» мәйданчыгында вакытларын бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр: рәсем ясыйлар, татарча мультфильмнар карыйлар. Уйнап арып, йокысы килгәннәргә йомшак мендәрләр дә бар монда. Төсле рәсемле китаплар, матур уенчыклар да бик күп.

«Бәләкәч» проектның кураторы – Алсу Салаватова, ә координаторы – Гүзәл Хәсәнова. Алар балаларның көне файдалы һәм күңелле үтсен дип, көн тәртибен кызыклы итеп төзегәннәр. Сәләт аланнарындагы кебек, «Бәләкәч»тә дәресләр дә була. Әлбәттә инде, алар уен формасында бара. Нәниләргә биредә бик ошый. Проектның максаты – баланың потенциалын үстерү, аны шәхес итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

 «Бәләкәч» проекты үз эшчәнлеген 2013-нче елда башлап җибәрде. Соңгы ике елда ел дәвамында   әлеге проектны Сәләт Йортында «Бәләкәч» клубы форматында алып барабыз. Шимбә саен балаларны җыеп, төрле өлкәләрдә дәресләр уздырабыз. Шулай ук «Бәләкәч» проекты   халыкалара яшьләр уку-укыту форумы кысаларында да оештырыла. Монда без балалар белән ял итәбез, рәсемнәр ясыйбыз, уеннар уйныйбыз, уен формасында дәресләр үткәрәбез. Ә узган ел без балалар белән сәхнәгә чыгып, «Сәләт– ул» җырын башкардык. Шулай итеп балалар беренче тапкыр үзләрен сәхнәдә күрсәттеләр. Шулай ук «Сәмрух» премиясендә чыгыш ясаган идек. Безнең «Бәләкәч»   аланы да актив эшләп килә. «Бәләкәч» аланын без елга өч мәртәбә «Фәнсәр» базасында үткәрәбез. Анда без балалар белән ял итәбез, төрле чаралар үткәрәбез», – дип сөйләде «Бәләкәч» проектының кураторы Алсу Салаватова.

    «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та һәр көнен «Бәләкәч» чатырына кереп, сабыйларның хәлен белүдән башлый. Чөнки «Бәләкәч»тә ял итүче балалар – «Сәләт»нең киләчәге.