«Сәләт» Прага мәктәбе катнашучыларының җиденче көне ← кире кайтырга
«Сәләт» Прага мәктәбенең җиденче көнендә катнашучылар Чехия һәм Венгрия экспертлары белән очрашты.
Алинә Әхмәтшина – Чехиядә яшәүче милләттәшебез, тумышы белән Башкортстаннан. Әлеге вакытта ул дүрт проект белән җитәкчелек итә: Чехиягә башка илдән күченеп килүчеләр өчен «Babyboom» балалар бакчасы, бизнес ачу буенча «Lesson» консультацияләр үзәге, реклама, музыкаль клип, «Mandarin» документаль фильмын төшерү буенча продакшн һәм «Touristeu» мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр өчен туризм. Алинә ике югары уку йортын тәмамлаган: Башкорт дәүләт университеты (филология һәм журналистика белгече) һәм Чехиянең Карл университеты (кино һәм социология белгече). Очрашу OpenTalk форматында үтте. Теләге булган һәр катнашучы, үз проекты белән таныштырып, Ауропа экспертыннан киңәш алды. Алинә Әхмәтшина, ирешкән уңышларының күплегенә карамастан, бик гади һәм аралашучан. Ул катнашучыларга элемтәгә керер өчен үз контактларын калдырды. Кем белә, бәлки, Прага мәктәбе укучыларының проектлары берникадәр вакыттан соң Ауропа илләрендә дә зур үсеш алыр.
Тагын бер әңгәмәдәш – Венгриядән Аттила Сандор. Аттила «Meout» яшьләр хәрәкәтен башлап җибәрүче, Ауропа Комиссиясенең яшьләр сәясәте буенча, халыкара хезмәттәшлек һәм мәдәниара багланышлар буенча эксперты, Венгриянең яшь эшкуарлар Ассоцияция әгъзасы, Венгрия Парламенты Иҗтимагый палатасының әгъзасы. Прага мәктәбе катнашучылары аның белән түбәндәге темаларга сөйләште: фандрайзинг, аутсорсинг, краудсорсинг, краудфандинг.
Шулай ук Аттила катнашучыларга үз проектыңның имиджын булдыру һәм саклап калу өчен киңәшләр бирде, социаль челтәрләрдә эшләү серләрен сөйләде.
«Сәләт» Прага мәктәбе катнашучылары шулай ук Наталья Чардымова белән «Dream Team» темасын үзләштерделәр. Отышлы команда түбәндәгеләрдән торырга тиеш:
— мөнәсәбәтләр (икътисади, шәхси, юридик);
— мотивация (команданы нәрсә берләштерә);
— лидерлык (эшенә кем һәм ничек нәтиҗә ясый);
— коммуникация (сез командагыз белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтәдә, төгәл мәгълүматны алар белеп торамы);
— рольләр һәм җаваплылык;
— компетенция (нәрсә белергә һәм нәрсә эшләргә икэнен команда төгәл белергә тиеш)
План төзелгән, тәкъдимнәр кабул ителгән, алга, Дуслар!