Халыкара олимпиадада – Сәләт Квизы кире кайтырга

Сәләтовский Квиз на Международной олимпиаде
«Сәләт» Клубы Президенты Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Сәләт активистлары һәм татар теле буенча Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашты. 
«Сәләт» марафоны кысаларында, очрашуга килгән укучыларны Сәләт дөньясы белән таныштырдылар, алар өчен интеллектуаль уен уздырдылар. Җиңүчеләр Сәләттән истәлекле бүләкләргә ия булды. 
Бу марафонның максаты турында безгә «Сәләт» Клубы Президенты Игорь Смирнов һәм берләшмә активистлары сөйләде. 

Игорь Смирнов: 

– Бу интеллектуаль уен безнең берләшмәгә татар телен яхшы белгән, халыкара һәм башка олимпиадаларда катнаша торган балаларны җәлеп итү максатыннан уздырыла. Күпләр инде белә: безнең берләшмәнең белем бирү киңлеге бар. Анда килеп кушылган балалар яңа белем туплый, танышлары санын арттыра һ.б. 

Лия Коган, Сәләт активисты: 

– Замана яшьләре өчен мондый чаралар бик файдалы дип уйлыйм мин. Алар яшьләрне интеллектуаль яктан үстерү, аларда интеллектуаль уеннарга карата кызыксыну уяту һәм Сәләт дөньясы белән таныштыру максатында оештырыла. Квиз – бик кызыклы интеллектуаль уен, анда дөрес җавапны табу өчен, башны эшләтергә кирәк. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеныннан аермалы буларак, монда өч тур бар һәм һәр тур үзенчәлекле. Беренчесе – график, икенчесе – «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» тибындагы сораулар, өченчесе – музыкаль тур. Мин оештыру эшендә булышып йөрергә, өлешемне кертергә яратам. Шул рәвешле тәҗрибә туплыйм, кешеләр белән яхшырак аралашырга өйрәнәм.