Әнвәр Хәйри укуларында үз эзеңне калдыр! кире кайтырга

Проникнись историей и раскрой свою тему!

2-3-нче декабрь аралыгында «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә Әнвәр Хәйри укулары үтәчәк.

Әнвәр Хәйри гомерен милли мәдәният, мәгариф һәм фәнне үстерүгә, өйрәнүгә багышлады. Тирән фикерләүче галим буларак ул мәдәниятнең киң кырлы проблемаларына игътибар бирде: текстология, милли сәнгать, фольклор, татар телен, аның борынгы чыганакларын, кәгазьдә билгеләнгән иҗади ресурсларны өйрәнде.

Әнвәр Хәйри – ислам дине белгече дә. Ул үзен оста тәрҗемәче, талантлы публицист буларак та танытты. Әнвәр Хәйри меңләгән Сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә әйтеп-бетергесез өлешен кертте, алар өчен мөгаллим дә, остаз да, якын дус та була белде.

Берничә дистә еллар дәвамында Әнвәр ага Сәләтлеләргә Биләр каласының файдалы казылмалары турында дәресләр укытты. Баксаң, бу дәресләр Багдад посоллыгы секретаре Ибн Фадланның язмаларыннан татарчага тәрҗемәләренә нигезләнгән икән. Әнвәр Хәйри балаларда Биләргә, аның тарихына, тарихи һәйкәлләренә карата мәхәббәт тәрбияләде.  

Конференциядә тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев һәм башка күп кенә мөхтәрәм кунаклар катнашачак. 

«Без һәрвакыттагыча ниндидер бер үзебезнең күңелебезгә хуш килгән, акыл булган сәбәп белән җыелабыз. Әнвәр абыегыз Сәләтне, сәләтле балаларны кайгыртып яшәде. Әле ул гына да түгел, ул сәлкешләргә Биләр тарихын өйрәтүдә зур өлешен кертте. Үзе дә өйрәнде, киләчәк буынга да җиткерергә тырышты. Изге кеше иде. Безнең аны онытырга хакыбыз юк! Күңелебездә мәңге яшәр!» – дип җылы хатирәләрен барлады «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир.

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин: «Әнвәрнең тормыш юлы үзенчәлекле булды: чын татар баласы иде ул! Милләтенә хезмәт итеп, шуннан тәм табып яшәде. Шуның белән халкыбыз тарихына кереп калды да инде. Балалар белән аралашырга яратты, аларның чиксез сорауларына җавап эзләде. Сәләт  Әнвәр Хәйри кебек милләтпәрвәр яшьләрне тәрбияли» .

Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:                           

- «Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»;

- «Әнвәр Хәйри мирасы»;                                         

- «Мин яратам сине, туган җирем» (мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.).                                           

- «Гаиләм тарихы» (минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).

Фәнни юнәлештә эшләүче укучылар! Гариза бирү кампаниясе тәмамлануга берничә көн калып бара. 

Ашыгыгыз!


Гаризалар монда кабул ителә