SOFT SKILLS BILER FORUM башланды! кире кайтырга

SOFT SKILLS BILER FORUM официально открылся!

Бүген, 22-нче июньдә, SOFT SKILLS BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы узды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов: «Менә тагын Биләргә кайттык! Шушы җирнең, бабаларыбызның көчен тоеп, аны җирдән, изге чишмәдән, Хуҗалар тавыннан алып, шул көчне тоеп яшик. Без монда булганда, Биләр – Сәләтле, Сәләт Биләрле булганда, безнең киләчәгебез дә өметле. Сезнең кебек сәләтлеләр булганда, Татарстаныбыз үсәчәк. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, яшьләр эшләре министрлыгы, Алексеевск районы командасы ярдәменнән башка, боларның берсе дә булмас иде!» – дип сәламләде.

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров:

«Бу форумны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Район башлыгы исеменнән, сезгә яхшы яллар, уңышлы форумнар телибез», – дип чыгыш ясады.

Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин: «Быел Биләр җирлегендә 23-нче тапкыр җыелабыз. Мин беренче көннән сезнең белән. Беренче елларда 20 бала була иде, ә хәзер бишәр мең бала җыела», – дип истәлекләрен яңартты.

Ачылу тантанасына Ак Барс Банкның талантларны үстерү үзәге директоры Александр Хәмәтҗанов та килгән иде. «Мин сезгә бик кызыгам. Чөнки без бала чакта мондый форумнар юк иде. Банк буларак, без булачак клиентларыбызның белемле булуын телибез. Шуңа күрә форум эшчәнлегендә бик теләп катнашабыз», – дип билгеләп үтте ул.

Тантана азагында активистлар Рәсәй, Татарстан, Сәләт һәм форум әләмнәрен күтәрде.