Халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проект офисы ачылды кире кайтырга

Открытие Проектного офиса международного молодёжного сотрудничества

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының проект офисы рәсми рәвештә ачылды!

1 декабрьдә Казанда «Безнең Татарстан» Х республика яшьләр форумы кысаларында Халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проект офисы «Рәсәй – ислам хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча үз эшчәнлеген башлады.

Татарстан президенты әлеге юнәлешнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Шулай ук Россия президенты да илне ислам дөньясы белән якынайту максатын куйган иде. Ә моның өчен иң яхшысы – әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итү дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ачылыш вакытында ике мөһим документка кул да куелды.

Форумның рәсми ачылышында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев проект офисын төзү турындагы килешүне имзаладылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ИХО яшьләр форумы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды.

Яшьләр Министрлыгында узган утырышта Сәләт активисты, Проект офисының җитәкчесе Тимур абый Насибуллин 2021-2023 елларга эш планын тәкъдим итте.

Проект офисларын булдыру яшьләргә аралашырга, моның аша безнең илләрне якынайтырга, дөньяны яхшырак һәм тынычрак итәргә этәргеч бирәчәк.