СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН спикерлары кире кайтырга

Спикеры СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН

19-нчы апрель көнне беренче СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН үтәчәк. Ул Сәләтнең рәсми аккаунтларында (инстаграм-аккаунт @selet.official, YouTube канал - Selet Official, «ВКонтакте» төркеме – selet.official) 12 сәгатьлек туктаусыз live форматында узачак, җыенда Сәләтнең дуслары, фикердәшләре, кунаклар белән туры трансляцияләр оештырылачак, шулай ук махсус чатларда һәр аланның үз чаралары булачак.

«Беренче канал»дагы «Доброе утро» тапшыруының махсус корреспонденты, Worldskills Kazan блогеры Алинә Сакаева «Туры эфир турында туры эфир» дигән остаханә үткәрәчәк.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены знатоклары капитаны, «Бәллүр ябалак» иясе, «Самый умный» интеллектуаль проектының иң көчле уенчысы Борис Белозеровны туры эфирда интеллектуаль турнир вакытында күреп булачак.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова туры эфирда өчпочмак пешерергә өйрәтә.

Эко-блогер, «Экологично Казань» хәрәкәте волонтеры, «Второе дыхание» проекты һәм шул ук исемдәге хәйрия фонды digital-маркетологы Ника Симак файдалы эко-гадәтләр турында сөйләячәк.

Кичке ашка Сәләт активисты, испан теле буенча белгеч, татар халык ашлары рецептлары тупланган «Хәтирә» китабы авторы, чит илдә бушлай белем алу турында EDUabroad.pro проекты авторы Алинә Садриева белән кыстыбый пешерәбез.

Хореограф-куючы, югары категорияле педагог, «Площадь свободы» фестиваленә нигез салучыларның берсе, «INDIGO kids» җитәкчесе, «Ел укытучысы» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурслары лауреаты Венера Галимова белән бергәләп контемпорари биибез.

Биюче, хореограф, Татарстан Республикасы делегациясе составында Бөтенрәсәй «Студентлар язы-2018» җиңүчесе, 2018-нче елдан бирле Сәләт Форумы хореографы Евгения Капустина исә СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙНны башлап җибәрәчәк, иртәнге зарядка үткәрәчәк.