«TALKыш кәләве» белән камиллеккә омтыл кире кайтырга

Стань на уровень выше с «TALKыш кәләве»

13-15-нче апрель көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «TALKыш кәләве»нең күчмә мәктәбе узачак. Мәктәп эшчәнлегендә инглиз теле белән кызыксынган 7-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала. Төп шарт: инглиз телен белү дәрәҗәсе «Pre-intermidiate»тан түбән булмаска тиеш.

Программа эшчәнчәнлеге, катнашучылар, һәм проектның барлык нечкәлекләре турында инглиз телендә уза торган «TALKыш кәләве» клубы җитәкчесе Диләрә Кәримуллина белән сөйләштек.

–Диләрә, күчмә мәктәп турында тулырак сөйләп китсәң иде.

– Бу – безнең беренче күчмә мәктәп. Шуңа күрә моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын, җилкәләребездә нинди зур җаваплылык ятуын аңларга кирәк. 3 көн дәвамында без бары тик инглиз телендә генә сөйләшәчәкбез.

– Күчмә мәктәптә кем катнаша алачак?

– Инглиз телен төрле дәрәҗәдә белгән балаларны туплыйбыз. Гаризаны тапшырганнан соң, алар укытучылар белән Скайп аша онлайн әңгәмә узарга тиеш булачак. Ахырда, сайлап алу этабын узган катнашучылар 3 сыйныфка (3 төркемгә) бүленәчәк.

– Программаның асылы нидән гыйбарәт?

-– «Фәнсар»га китер алдыннан кызлар һәм егетләр «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белән күрешеп, якыннанрак таныша алачаклар. Соңыннан, үзара танышу өчен, Айс брейкинг уенында катнашачаклар әле. Мәктәп программасы әйдаманнар белән берлектә төзелгән иде. Аның төп максаты – Сәләт оешмасы турында күбрәк белү. Ләкин, сессиябезнең үзенчәлеге – барлык мәгълүмат бары тик инглиз телендә генә булачак. Уку-укыту программасына аерым тукталсак, аны бик үзенчәлекле спикерлар белән үткәрелүен әйтә алабыз.

Укытучылар арасында «Oxford street» чит ил мәктәбе укытучылары Эльвира Камалетдинова һәм Елена Калитова, Төрек теле буенча россиякүләм олимпиада җиңүчесе, бөтен барлыгы белән белән инглиз теленә үлеп гашыйк Эмилия Шакирова булачак.

Кытайдан килгән 1-нче курс магистранткасы Lyu Menchzu спикер буларак чыгыш ясаячак.

Алдан әйтелгәнчә, бездә 3 төркем (3 сыйныф) оеша. Укучыларга көн дәвамында һәрберсе 1 сәгатьлек 3 дәрес укытылачак. Эльвира Камалетдинова инлиз теле грамматикасы серләрен ачса, Елена Калитова белән исә укучылар яңа сүзләр өйрәнәчәкләр. Эмилия белән сөйләм телен камилләштерергә мөмкин булачак.

Ләкин иң кызыклысы шул: балалар беренче көнне үк Сәләтнең яңа аланын уйлап табып, тәкъдим итәргә тиеш булачаклар. Укучылар яңа аланның логотибына кадәр уйлап табарлар дип өметләнәбез.

– Катнашучыларга нәрсә теләр идең?

– Күптәннән телләр өйрәнүчеләр төрле яңа мәгълүмат тапсыннар һәм камиллеккә омтылырга кирәклекне аңласыннар иде. Ә инглиз теле серләренә яңа гына төшенә башлаучы егет-кызлар бу эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуына төшенсеннәр иде. Һәркемнең өйләренә илһамланып кайтуын һәм яңа көнне яңа көч белән каршы алуларын телим.

   Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.