LEADERS BILER FORUM башланды! кире кайтырга

Стартовал LEADERS BILER FORUM

Бүген, 26-нчы июль көнне, Сәләт форумының бишенче сменасы - LEADERS BILER FORUM-ның рәсми ачылышы узды. Әлеге форум Татарстан Республикасында Россия укучылар хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел ул изге Биләр җирлегенә шәхси, мәктәп үзидарә органнарының үсешендә кызыксынган 1200дән артык баланы берләштерде.

Чараны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры – форумның штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова ачып җибәрде. Ул форумнарны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, сәлкешләргә һәм әйдаманнарга уңышлар теләде.

Шулай ук форумның ачылышында Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та катнашты. «Сәләт - мөмкинлекләр мохите. Шушы сменада ул Россия укучылар хәрәкәте ярдәмендә сезгә үзегезнең хыялларыгызны чынга ашырып, булган тәҗрибәгезне уртаклашыр өчен менә дигән мөмкинлекләр тудыра. Бирегә килгәнсез икән, ел дәвамына җитәрлек көч туплагыз, үзегезне чын лидер итеп санагыз, чөнки лидер - ул сезнең кебек гел яңалыкка, белемгә омтылучы!» - дип белдерде ул.

«Оешмабызның ишекләре һәрвакыт яңа йөзләр өчен ачык. Без сезнең кебек балаларның зур гаиләбезгә кушылуына бик шат. Туплаган тәҗрибәгез кешегә ярдәмгә килсен, ә тәрбиягез шуңа ныклы нигез булсын иде», - дип сәламләде катнашучыларны Россия укучылар хәрәкәтенең уку-укыту сәясәте департаменты җитәкчесе Андрей Толкачев.

Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган. Бүгеннән алар да эшен башлап җибәрде.