LEADERS BILER FORUM-ны башладык! кире кайтырга

Стартовал LEADERS BILER FORUM!

27-нче июль көнне IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы - LEADERS BILER FORUM башланып китте.

LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән смена.

Ул Татарстан Республикасының «Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте» белән берлектә тормышка ашырыла һәм балаларның шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Смена программасында фән, сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, спорт, белем бирү һәм бизнес өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән белгечләр катнашында уку-укыту сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган.

Биләр җиренә мәктәп үзидарәсе эшчәнлеген камилләштерү теләге белән яшәүче 1000 бала җыелды. Алар өчен территория буенча велком-тур оештырылды, соңыннан форумның гала-концертына чыгышлар сайлап алу булды.

Сәгать 18:30-да Selet Live онлайн студиясендә туры эфир узды. Биләр җирлегеннән туры эфирлар форумның һәр көнендә чыгып бара. Анда форум яңалыклары, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка хәбәрләр күрсәтелә.

Кич белән LEADERS BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды. Катнашучыларны яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде: «Бу сменаны без сезнең өчен, чын лидерлар өчен, РДШ белән берлектә оештырдык! Моннан яңа уку елына күп энергия туплавыгызны телим!».

Форумның ачылу тантанасында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөниб кызы Әсәдуллина да чыгыш ясады:

- Сезнең өчен бу җәйнең, ниһаять, башлануына мин бик шат! Әлеге форум - сезнең тормышыгызда зур адым. Сезнең монда укып, үзегезнең яшерен сәләтләрегезне табар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Биләргә сез бөтен иҗади потенциалыгызны ачар өчен килдегез. Бу вакыт мәңгегә сезнең хәтерегездә калсын иде! – дип сөйләде ул.

Форум катнашучыларына Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәтенең уку-укыту департаменты җитәкчесе Андрей Анатольевич Толкачев та үз теләкләрен җиткерде: «Сезгә бары тик алга гына баруыгызны һәм монда эшләячәк педагоглардан беркайчан да оялмавыгызны телисем килә. Форум ахырында Сәләт һәм РДШ-ның ни дәрәҗәдә дус булуын һәркем белсен иде!»

Алга таба балаларны оештыручылар комитетының бер өлеше белән таныштырып киттеләр. Форум катнашучылары Биләр һәм РДШ әләмен күтәрде, LEADERS BILER FORUM рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде!

Ачылу тантанасыннан соң «Сәләт – Биләрле, Биләр - Сәләтле» дигән кичке чара һәм Илгиз Шәйхразиев катнашында Open Air уздырылды.