«Изге Чишмә»гә гаризалар кабул ителә башлады кире кайтырга

Стартовала заявочная кампания на смену «Изге Чишмэ»

Сәләт Форумын оештыруда «Изге Чишмә» аланы волонтерлары да булыша. 13-нче апрельдән аланга гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте. Ул 25-нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Волонтерларны ничек сайлап алалар, алар нинди эш башкара – бу хакта «Изге Чишмә» аланы директоры Евгения Денисовадан сораштык.

– Евгения, «Изге Чишмә» аланы турында гомуми аңлатма бир әле. Бу алан нәрсә белән шөгыльләнә?

– «Изге Чишмә» аланының чишмә башында студентлар аланы ясау нияте торган. Шуңа күрә әлеге аланга эләгүчеләр сәлкеш дип түгел, сәлдент дип атала. Сәлдентлар форум оештыруда волонтер вазифасын үтиләр. Һәрберсе үз юнәлешендә эшли. Юнәлешләр берничә, менә аларның кайберләре.

Уку-укыту юнәлеше.

Бу юнәлешкә эләккән волонтерлар уку-укыту чараларын оештыруда катнаша, дәресләр алдыннан чатырларны әзерли, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итә (монитор, ноутбук, ватман, постерлар һ.б.). Кыскасы, дәрес һәм остаханәләр уңайлы шартларда узсын өчен тиешле мохитне тудыра.

«Бәләкәч».

Бу юнәлешкә балаларны яратучы, аларга яхшы энергиясен бирергә әзер булучы волонтерлар чакырыла. Сабыйлар белән уеннар уйнарга, рәсем ясарга, җырларга, биергә яратасың икән, шушы юнәлешне сайларга кирәк.

Атташе.

Бу юнәлештәге волонтерлар төрле районнардан килгән делегатларны озатып йөри. Төрле районнардан килгән делегацияләрне Сәләт дөньясы белән таныштыра, аларны остаханәләргә алып бара, алар белән уйный. Аларның әйдаманнарына әйләнә, дисәң дә була.

Протокол.

Бу юнәлештәгеләр ВИП-кунакларны каршы ала, спорт чаралары һәм конкурслар җиңүчеләрен сәхнәгә чыгып бүләкли.

– Волонтерлар ничек сайлап алына?

– Теләге булган бөтен кеше сайтта гариза калдыра. Без аның Сәләт проектларында катнашу тәҗрибәсенә игътибар итәбез. Яшен дә исәпкә алабыз. 18+ булганнарга өстенлек бирелә. Әгәр волонтер безгә туры килә икән, аның белән элемтәгә чыгабыз.

– «Изге Чишмә» аланы эчендә нинди чаралар оештырыла?

– Без форумга кадәр берничә көн алдан киләбез һәм үз сменабызны үткәрәбез. Бу көннәр бик күңелле үтә, төрле остаханәләр, дәресләр, чыгышлар һәм, әлбәттә, кичке чаралар оештырабыз.

Сораулар калган булса, Евгениягә язарга мөмкин: vk.com/id29363877.

Аның урынбасары Илһам Ибраһимов: vk.com/ilham27.

«Изге Чишмә»нең «ВКонтакте» төркеме: vk.com/selet.izge_chisma.