Сәләтле җәй. Видеоверсия кире кайтырга

Сәләт Татарстан Республикасының меңләгән балалары һәм яшьләренең сәләтен үстерүдә ярдәм итүче система булып тора. Бүгенге көндә ул күрше төбәкләрдә дә танылу алды, республикабызны танытучы брендка әверелде.

2017-нче елның җәендә Сәләт берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасының Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән 25 профильле смена үткәрү планлаштырыла. Биредә республикабызның барлык районнарыннан, дистәләгән Рәсәй төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 15 мең сәләтле бала катнашачак.

Сәләтнең җәйге проектларында катнашу өчен гаризалар кампаниясенең кызган чагы. Сәләт иленә эләгер өчен portfolio-selet.ru сайтында гариза калдыру кирәк. Махсус билгеләнгән графада барлык казанышларыңны да күрәтергә онытмагыз.

10-нчы март көнне иң өлгер Сәләтлеләрне котладык инде. Катнашучыларның икенче (соңгы түгел!) исемлеге сайтыбызда 31-нче мартта чыгачак. Сәләтле җәй – кабатланмас хис-кичерешләр, кызыклы танышулар, мавыктыргыч чаралар, яңа белемнәр, танылган остазлар, табигать кочагында актив ял дигән сүз. Бергә булыйк!