«Открытие талантов» җәйге яшьләр мәктәбе кире кайтырга

Летняя молодежная школа «Открытие талантов»
18-23-нче август аралыгында, Казанда ел саен уздырылучы «Открытие талантов» җәйге яшьләр мәктәбе үтәчәк. Әлеге мәктәптә 400 сәләтле яшьләр, 100 укытучы, сәләтлеләр, аларның әти-әниләре белән идарә итү өлкәсендәге 100 республикакүләм һәм федераль эксперт, оештыру комитеты әгъзалары катнашачак. 

Җәйге яшьләр мәктәбе ул – Университет Талантов оешмасы тәкъдим иткән еллык уку-укыту программасының бер модуле. Нәкъ менә шушы чарада теләк белдерүчеләр Университет талантов студенты сафларына алына. Җәйге яшьләр мәктәбе мәйданчыгында яшь сәләтле кешеләр тиз үсеш программасы (акселератор) аша үтәчәк, тиешле осталыклар һәм компетенцияләр (soft skills) туплаячак. Алар нигезендә шәхес уңышлы карьера төзи алырга тиеш: чөнки чара барышында катнашучылар шәхси үсеш планын булдыралар.
 
Ел саен республикабызда 1500 бала һәм яшьләр төрле халыкара һәм бөтенрәсәй олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңү яулый. Аларның потенциалын алга таба да үстерү өчен, Җәйге яшьләр мәктәбендә экспертлар, укытучылар белән тиешле элемтә һәм аралашу булдырылган. Алар арасында Татарстанның уңышлы предприятие һәм компанияләре вәкилләре дә бар. Биредәге бар эшчәнлекнең төп максаты республикабыздагы капиталны яшь буын белән бергәлектә үстерүгә кайтып кала.
 
Быел сайлап алу туры аша 400 катнашучы үткән. Сайлап алу турлары берничә этаптан торды. 1500 кабул ителгән гаризадан нибары 200 төрле олимпиада һәм бәйгеләр җиңүчеләре сайлап алынды. Калган 200 кеше – әлеге чараларда катнашмаганнар, тик шулай да үзен күрсәтергә сәләтлеләр. Катнашучылар барлык республика буенча җыелды. 

Җәйге яшьләр мәктәбендә шәхси проектыңның «краш-тест»ын үткәрергә, экспертларның бәясен ишетергә мөмкин. Бу проектлар икътисад, инженерия, мәгариф, Рәсәй сәләтлеләре белән идарә итү өлкәләренә кагыла. Потенциаль партнерлар, предприятие вәкилләренә тәкъдим ителгәч бу проектлар алга таба яшәү өчен ресурслар да ала.
 
Экосистема булдыру, сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләү өчен республикабыздагы барлык төр сферада эшләүчеләр дә кирәк. Алар белән бергә яшь татарстанлылар карьералары траекториясен билгели алачак. 22-нче август көнне Җәйге яшьләр мәктәбендә «Стратегическая сессия: Республиканская система развития и сопровождения талантливой молодежи» дип аталучы чара да узачак. Биредә Татарстан Республикасы министрлыклары, муниципаль идарә итү җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, төрле предприятие һәм компания вәкилләре, әйдәп баручы республикакүләм һәм федераль белгечләр катнашуы көтелә. 

Алар Җәйге яшьләр мәктәбе катнашучыларының проектларына экспертиза үткәрәчәк, республикада сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшчәнлектә үз рольләрен билгелиячәк, аларга ярдәм итү буенча теге яки бу карарларны кабул итәчәк. 

Җәйге яшьләр мәктәбендә катнашуның нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора: 

- республиканың әйдәп баручы компанияләрендә стажировка үтү; 
- Бөтенрәсәй «Орленок» балалар үзәге һәм «Лифт в будущее» инженерия-конструкторлар мәктәбе проектлы сменаларында катнашу; 
- реаль инвесторлар белән хезмәттәшлек итү. 

Җәйге яшьләр мәктәбенең укытучылары Университет талантов оешмасының Укытучылар факультетында, «Управление продюсированием талантов» еллык курсында белем алуларын дәвам итә ала. Әлеге курс сәләтле яшьләр белән эшләргә өйрәтә. Аны үткәч алар квалификация имтиханы тапшыра һәм Университет Талантов оешмасының таныклыклы укытучысына әверелә.