Сәләт форумының беренче сменасына йомгак ясалды кире кайтырга

Подведение итогов первой смены Форума Сәләт

16-нчы июль көнне VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының ябылу тантанасы узды. Биләр музей-тыюлыгы территориясендә 10-нчы июль көнне башланып киткән Форумда, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 5 500 сәләтле бала катнашты.

Форумның төп кунагы булып, традициягә әверелгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тора.

«Барыгызга да хезмәтегез өчен  рәхмәт! Елдан-ел Сәләт берләшмәсе үсә. Хәтта Республикабыздан читтә дә тамыр җәйгәнсез, чит илгә кадәр чыккансыз. Сезгә киләчәктә дә терәк булырга әзербез. Сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын!» – дип белдерде Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

Республикабыз башлыгы беренче эш итеп «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышты. Биредә «Әдип йорты» төзелгән иде. Аннан ул уку-укыту мәйданчыклары белән танышып чыкты, сәлкешләр белән аралашты.

Форумның төп темасы буларак «4-нче сәнәгать революциясе контекстында белем алу» юнәлеше сайланылган иде.

Форумның 1-нче сменасы кысаларында барлыгы 180 тематик уку-укыту мәйданчыгы эшләде. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында узды.

Сәләт Форумының программасы уку-укыту технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Әлеге процессны чынга ашыру киләчәк буынның һөнәри ориентация, үзлектән белем алу инструментлары өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнүгә кайтып кала – HARD SKILLS, SOFT SKILL, DIGITAL SKIILS.

Чара эшчәнлегендә 500-дән артык экспертлар катнашты: Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров; Иннополис Университетының өлкән фәнни хезмәткәре Станислав Протасов, инженер-эзләнүче Вадим Реуцкий; Рус география җәмгыяте вәкилләре; Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе академигы Фаяз Хуҗин; WRO таныклыклы хөкемдары, MIDROID робототехника мәктәбенең нигез салучысы Мансур Шәфигуллин; Проектлар белән идарә итү һәм үстерү үзәге директоры Екатерина Егошина, һ.б.

Форум мөхтәрәм  кунакларга да бай булды:  Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышы депутаты Марат Бариев; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров; Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман; Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова; Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, һ.б.

Ялын Татарстанда үткәргән Рәсәй телевидениесе алып баручысы Жанна Агалакова да Форумда кунак булып китте.

Форумның тагын бер темасы – «Экология һәм тотрыклы үсеш» дип атала. Ул арт-объектларда (чүпне аерым җыючы инсталляцияләр, электр энергиясе табу өчен альтернатив ысуллар, һ.б. КГЭУ тарафыннан оештырылды) Тотрыклы үсеш максатлары уенында, Татарстанның һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары, галимнәре белән тематик очрашулар барышында, һөнәри осталыклар лабораториясе эшчәнлегендә (JuniorSkills программасы) ачылды.

2016-нчы елның 1-нче гыйнварыннан тотрыклы үсеш буенча куелган 17 максат үз көченә керде. Алар Берләшкән Милләтләр Оешмасының тарихы саммитында дөньякүләм лидерлар тарафыннан кабул ителгән иде. Алда торган 15 ел дәвамында әлеге максатлар ирешелергә тиеш. Тотрыклы үсеш максатлары буенча уен шуңа багышланган иде.

Әлеге юнәлеш буенча төп нәтиҗә булып Президентыбыз Рөстәм Нургали улының Биләр дәүләт музей-тыюлыгының үсеш концепциясен хуплавы булды. Аны Наталия Фишман, КГАСУ һәм Сәләт берләшмәсе вәкилләре тәкъдим итте.

Сәләт Форумы кысаларында Сәләт ветераннарының II Эшлекле форумы да узды. Ул үзендә берләшмәбезнең төрле еллардагы 100 катнашучысын берләштерде.

Форум кысаларында инде традициягә әверелгәнчә «Бәләкәч» балалар клубы эшләде. Биредә Сәләт хәрәкәтенең иң кечкенә әгъзалары тәрбияләнә. 2-7 яшь аралыгындагы балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате буенча дәресләр уздырылды. «Астан караш» тапшыруы төшерелде.

Форумның эшчәнлеге аның медиа-үзәге тарафыннан актив яктыртып барылды. Аның кысаларында «Сәләт  TV» телевидениесы, «Сәләт  FM» радиосы гөрләде.

«Күңел тулы яңа хисләр, яңа энергия. Яңа дәрт белән өйгә кайтып китеп, алга таба киләчәккә атлыйбыз. Бу безнең җиребез, безнең борынгы Биләребез! Без бабаларыбыз юлын лаеклы дәвам итәргә тиеш! Киләсе очрашуларга кадәр!» – дип саубуллашты «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Ябылу тантанасында иң-иңнәр бүләкләнде, үзен актив күрсәткән оештыру комитеты әгъзалары аерып билгеләп үтелде.

«Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Сәлкешләргә дә, әти-әниләрегезгә дә, әйдаман-башҗитәкләргә, оештыру комитетына. Онытмагыз: бергә булганда гына без көчле! Бердәмлекне саклыйк! Сары галстукка, шәмәхә футболкага, төрле дәрәҗәләргә ия булганнарны котлыйм. Үзегезне һәрвакыт яхшы яктан гына күрсәтергә тырышыгыз. Быел теге яки бу бүләккә ирешә алмаганнар, кәефегезне төшермәгез: димәк, әле үсәргә җирлек бар. Югарыга омтылучыларга без ярдәм итәргә әзер! Уңышлар сезгә!» – дип изге теләкләрен Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә җиткерде.

«Без, һәрвакыттагыча, сезнең килүегезне зур түземсезлек хисләре белән көттек. Бар яклап уңайлы яшәү белән тәэмин итәргә тырыштык: физик яктан да, рухи өлкәдә дә. Табигатьнең сурәтләп бетермәслек матурлыгы, кабатланмас Сәләт мохите сезне яңа ачышларга һәм үрләргә илһамландыргандыр дип ышанып калам! Форум тәмам дип игълан итәсем килми. Сәләт Форумы тәмамланмас, аның һәрвакыт дәвамы бар, чөнки ул дәвам – сез – балалар. Елдан-ел әлеге чара үсә, киңәя. Һәрвакыт шулай булсын! Ә без һәм Изге Биләр җире сезне 2-нче сменага да көтеп калабыз!» – дип Алексеевск районы башлыгы Владимир Константин улы Козонков кабаттан чакырып калды.

Форум катнашучылары да хис-кичерешләрен яшермәде.

«Сәләт – минем күңелем. Сәләт булмаса – бүген янәшәмдә булучы дусларым белән таныша алмас идем. Сәләт булмаса, мин болай ук актив та булмас идем. Сәләт булмаса, төрле конкурс-олимпиадаларда каттнашмас, төрле үрләргә ирешмәс, җиңүләр яуламас идем. Сәләт, булганың өчен рәхмәт!» – ди Эльвира Җамалетдинова.

«Сәләт – үзенчәлекле матур дөнья. Биредә мин тулысынча үзгәрдем. Шушы дустанә мөнәсәбәт өчен рәхмәт! Таныш әйдаманнарымны, бәхетле сәлкшеләрен йөзен күрүгә чиксез шат идем. Сөрәннәр генә ни тора! Форумның масштабы үскәннән үсә. Дәвамлы булсын!» – дип белдерде Алла Манина.