«Кырлай әкиятләре» проектына ярдәм итик! кире кайтырга

Поддержим проект «Сказки деревни Кырлай»!

 

Сәләт ветераны Ришат Хәсәнов тормыш иптәше Гүзәл белән берлектә «Кырлай әкиятләре» китабын («Сказки деревни Кырлай») чыгару белән мәшгуль.

Моннан биш ел элек әлеге гаилә   бер яшь ярымлык балалары өчен татар әкиятләре белән бер каты тышлы китап та тапмагыч, Гүзәл бу эшкә чынлап алынырга була. Грант ота, 2 китап та чыгарырга өлгерә. 4000 тираж белән чыккан «Суык» (татар халык әкияте) һәм «Чырык-чырык чыпчык» (балалар фольклоры шигырьләре җыентыгы) китаплары әнә шундыйлардан.

Бүгенге көндә Гүзәл «Юлбасма» нәшриятының җитәкчесе. «Юлбасма» – үзенчәлекле китаплар әзерләүче сәләтле рәссамнар, авторлар, дизайнерлар берләшмәсе. Үзенчәлекле дигәндә – планетабызның иң мөһим әгъзаларын күз уңында тотабыз. Әлеге китаплар туган телебездә генә түгел, ә туган ягыбыз турында да.

«Кырлай әкиятләре» – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның балалар өчен язылган өч поэмадан тора: «Шүрәле», («Шурале»), «Су анасы» («Водяная»), «Кәҗә белән сарык» («Коза и Овца»).

Китап рус һәм татар телләрендә чыгачак. Бу татар телен авыр аңлаучы милләттәшләребез дә балаларын мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз белән таныша алсын өчен эшләнә. Авторлар Габдулла Тукайның поэмаларын тәрҗемә иткән Равил Бухараевның хезмәтләрен кулланырга рөхсәт алганнар инде.

Китап җанлы, эчтәлекле, рәсемнәргә бик бай. Аларга карап текстсыз да вагыйганы аңлап була. Биредәге персонажлар, һичшиксез, баланың яратканнарына әйләнәчәк! Алар барысы да бер урманга килеп эләгә һәм биредә аларны кызыкла маҗаралар көтә.

Китапның исеме укучыларның игътибарын бик тиз җәлеп итәргә тиеш: Татарстан Республикасында урнашкан Кырлай авылында Габдулла Тукай балачагын уздырган, әлеге як аның үзаңында зур урын алган, иҗатына тәэсир ясаган.

Проектның командасында танылган иллюстратор һәм китаплар дизайнеры Надежда Нечаева һәм редактор, Сәләт ветераны Айгөл Әюпова да бар.

2016-нчы елның сентябрендә китапның макеты әзер булачак. Аны типографиядә чыгару тагын 1 ай чамасы вакыт таләп итәчәк.

«Юлбасма» нәшрияты китапны әзерләү һәм бастырып чыгаруның барлык чыгымнарын үз өстенә ала. Һәр теләгән кеше бу файдалы эшкә үз өлешен кертә ала! Planeta.ru сайтында 2000 тираж белән чыгачак әлеге китап өчен матди ярдәм күрсәтеп була.

Проект авторлары яшь буынны халкыбыз хәзинәләре белән таныштырып кына калмыйча, бүгенге алга барган заманада аларга әлеге белемнәрнең кирәге чыгуын да телиләр, күп сорауларга җаваплар әзерлиләр.