Татарчта Дебатл кире кайтырга

Татарский Дебатл

10-нчы майда Сәләт Йортында татарча дебатлар буенча IV «Безнең фикер» Лигасының ярымфиналы һәм финалы узды. Анда Казанның төрле мәктәпләреннән дүрт команда катнашты.

Лиганың соңгы этабы турында проект җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина белән сөйләштек.

– Быелгы сезон элеккеләреннән нәрсәсе белән аерылып торды? Үзенчәлеге нәрсәдә иде?

– Без, ягъни оештыручылар өчен һәр сезон да үзенчәлекле һәм төрле. Чөнки ел саен яңа катнашучылар өстәлә, алар уенга үзләренчә яңалык кертә. Быел без узган елгыга караганда кечерәк яшьтәге балаларны җыйдык. Катнашучыларның уртача яше 12-16 яшь иде. Шулай ук элекке сезоннарда катнашып караган олырак балалар да килде, алар оештыручылар белән яңа катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәт тудырырга ярдәм итте.

– Сезонда барлыгы ничә команда катнашты?

– Барлыгы 40 команда, ягъни 80 бала катнашты. Шуларның якынча 15 проценты – узган елларда да катнашып караган балалар. Барысы да Казан мәктәпләрендә укыйлар.

– Финал программасы ничек төзелгән иде?

– Быелгы финал элеккеге еллардагыдан аерылып торды. Беренчедән, ярымфинал алдыннан без бөтен катнашучылар өчен дә разминка уздырдык, чөнки чыгыш ясаучыларга тавышларын да, фикерләрен дә рәткә салырга кирәк (елмая). Финалдан соң беренче тапкыр 4 сезонның иң яхшы кечкенә ораторлары арасында спикерлар бәйгесе оештырдык. Парламент дебатлары өчен бу – яңалык. Без аны спикерлар бәйгесе рәвешендә оештырырга булдык, һәр чыгыш ясаучыга әзерләнергә вакыт бирдек. Беренче тапкыр өчен бик кызык һәм актив узды. Катнашучылар каушады, әлбәттә, бу аларның чыгышлары вакытында да сизелде. Дебатлда Искәндәр Бикмуллин җиңде, ул Лига ачылышы көнне уздырылган Дебатлда да җиңгән иде. Ул берләшмәгә быел гына килеп кушылды әле, тик бу аны туктатып калмады.

– Катнашучыларның әзерлеге ничек иде?

– Ярымфиналга алдан әзерләнмәделәр. Билгеле көнне генә үз темаларын белделәр һәм аларга әзерлек өчен 10 минут вакыт бирелде. Ә болай ярымфиналга кадәр балалар уеннарга безнең белән һәм тренировкалар вакытында әзерләнде.

– Киләсе елга нәрсәне яхшыртырга кирәк?

– Барысы да яхшы узса да, һәрвакыт кечкенә генә җитешсезлекләр булмый калмый. Менә шуларны булдырмаска тырышырга кирәк. Киләсе елга уенга катнашучыларны сайлауга игътибарны арттырырга һәм алар белән эшләүнең башка форматларын эзләргә кирәк дип саныйм.

– Катнашучыларга теләкләрең.

– Проектны тәмамлап чыкканнарга уңышлы җәйләр телим. Һәрберсен Сәләтнең җәйге аланнарында һәм, гомумән, Сәләт проектларында күрәсем килә. Мин аларның барысын да бик яраттым. «Безнең Фикер»нең 4-нче сезоны и дус һәм тату сезон булып калыр дип өметләнәм.


*Дебатл - батл рәвешендә уздырылган уенның бер төре.