Иң еш бирелә торган 4 сорау кире кайтырга

Самые актуальные 4 вопроса

Безгә сораулар бик күп килә. Бүген шуларның иң еш яңгырый торганнарына җавап бирергә булдык.

1-нче СОРАУ: Сайтта гариза бирә (документ беркетә, сайттагы үз аккаунтыма керә һ.б.) алмыйм. Миңа нишләргә?

ҖАВАП: Аланнарга язылу portfolio-selet.ru сайтында алып барыла. Әгәр нинди дә булса сорау туа икән, portfolio-selet.ru сайтында сул якта өстә урнашкан сорау билгесенә басыгыз. Анда басып, үзегезне борчыган сорауны техник ярдәм күрсәтү үзәгенә (техподдержка) язып җибәрергә мөмкин. Алар сезнең сорауны карап, җавабын бирәчәк.

2-нче СОРАУ: Аланга бару акчасын түләгәч, юлламаны (путевка) каян һәм ничек аласы?

ҖАВАП: Әгәр «Йолдызлы» һәм «Фәнсар» базаларында узачак җәйге аланнарга барасыз икән, бу мәгълүмат сезнең өчен: юллама акчасын түләгәч һәм квитанциянең фотосурәтен сайтка керткәч, юлламаны алырга Сәләт Йортына (Казан, Островский ур., 23) килә аласыз.

Үзегез белән

- баланың паспортын/туу турында таныклыгын,

- СНИЛС,

- ИНН күчермәләрен алып килегез.

Баланың ИНН булмаган очракта, әти-әнинең дә паспорт, СНИЛС, ИНН күчермәләрен алып килегез.

Путевкалар артыннан:

Дүш

9:00-19:00

Чәр

10:00-15:00

Пәнҗ

8:00-17:00 килергә мөмкин.

«Йолдызлы» һәм «Фәнсар» базаларында узмый торган аланнарга юлламаны кайдан һәм ничек алу турында сезгә үзегез язылган аланның җитәкчеләре шалтыратып хәбәр итәр.

3-нче СОРАУ: Аланнарда ашату ничек булачак, балалар кайда торачак икән – ана кеше буларак шул сорау кызыксындыра.

ҖАВАП: Сәләтнең рәсми сайтында (selet.biz) АЛАННАР дигән бүлек бар. Шунда үзегез барасы алан исеменә бассагыз, гомуми мәгълүмат астында аланның директоры һәм өлкән әйдаманы, аларның контактлары күрсәтелгән. Үзегезне кызыксындырган сорауларны аларга бирә аласыз.

4-нче СОРАУ: ARTS BILER FORUMга барасым килә, ул түләүлеме? Форумда катнашу өчен миңа нишләргә кирәк?

ҖАВАП: ARTS BILER FORUMда катнашу түләүсез. selet.biz сайтында СӘЛӘТ ФОРУМЫ дигән бүлектән ARTS BILER FORUMны (Смена 2) эзләп табыгыз. Анда гариза бирү тәртибе аңлатылган. Гаризалар 21-нче майга кадәр кабул ителә.