Балалар ни өчен «Сәләт-Олимп»ны яраталар кире кайтырга

Ответ на вопрос, за что же дети так любят «Сәләт-Олимп»

«Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына, ТДИ һәм БДИга әзерләү мәктәбе беренче тапкыр Саба районында узды. 32 укучы каникулларын «Сәләт-Олимп» кышкы сменасында, «Мингәр» комплексында үткәрделәр. Укытучылар белән үткәрелгән 6 сәгатьлек дәресләрдән тыш, балалар вакытларын файдалы, кызыклы итеп уздырдылар: таудан шудылар, янәшәдә урнашкан Сөембикә манарасын карарга бардылар, бассейнда йөзделәр.

Надир Курамшин, проект җитәкчесе:

-Смена бик шәп узды! Уңайлы шартлар, көчле укытучылар, җылы атмосфера – моның дәлиле. Балалар бик канәгать калдылар. Традицион интеллектуаль чаралар үзләренең яңалыклары белән шаккатырды. Шулай ук беренче тапкыр попкорн, хот-доглар ашау, кино карау белән яңа ел киче истә калды. Балалар ял иттеләр, белемнәр алдылар, көчләр туплап, яңа уку чирегенә әзерләнделәр.

Камилә Гыйльфанова:

- Әлеге сменада мин беренче тапкыр. Монда миңа бик ошады. Беренчедән, кешеләрнең сиңа карата мөнәсәбәтләре шаккатырды. Мин беркайчан да шундый ихлас кешеләрне күргәнем булмады. Юк! Шәхесләрне! Киләчәктә аларның һәрберсе дә зур дәрәҗәгә ия булуларына мин ышанам. Сменага барырга иң элек курыктым, бик борчылдим. Юкка гына булган! Беренче көнне үк мин барысы белән дә танышырга өлгердем. Авырлыклар булмады, һәрберсе белән дә уртак тел таба алдым.

Икенчедән, сменадагы әйдәманнар, укытучылар – иң шәпләре! Шундый кызыклы уку-укыту программасы өчен барысына да бик зур рәхмәт! Сез – үрнәк кешеләр!

Өченчедән, уку-укыту программасына игътибар итәсе килә. Дәресләрдә, без, мәктәптә әле булмаган темаларны өйрәндек, аңа да карамастан барысы да бик аңлашылды. Миңа караганда, математика укытучысы, яңа белем алуыма күбрәк шатланды. Темаларны тормышта була торган хәлләр белән бәйләп аңлатты. Мин бер генә секундка да монда килүемә үкенмәдем. Бик шатмын, хәтта китәсе дә килмәде. Һичшиксез, җәй көне монда кабат киләчәкмен.

Эмилия Лукоянова:

- Мин «Сәләт-Олимп»ны 3 нәрсә өчен яратам. 1. Уңайлы урында уяну, яхшы кешеләр белән уңышлы көнне уздыру. 2. Сәләт мохитенә кереп китү. Җәйге аланнарда 18 көн булса, монда безнең 5 кенә көн бар. Шул вакыт эчендә үзеңне ачып өлгерергә кирәк. Бу бик кызык. 3. Үземне төрле яктан ачырга, Сәләт дөньясына кереп килүчеләргә гаилә мохитен тудырырга яратам. Елдан-ел мин Сәләткә гашыйк була барам.