«Фәнсар» конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе озайтылды кире кайтырга

Заявочная кампания на конференцию «Фэнсар» продлена

Һәр катнашучыга боларны эшләргә кирәк:

1. Үз чыгышыңны видеога төшерергә. Кадрда чыгыш ясаучы һәм презентация күрсәтелә торган компьютер (ноутбук) булырга тиеш (әгәр презентация булса). Чыгыш 7 минуттан да артмасын. Видеоның форматы – mp4.

2. Видеороликлы файлны «облачное хранилище»га (Google Диск, Яндекс.Диск һәм башкалар) кертергә. Файлны керткәннән соң, сылтамасын (ссылка) алырга.

3. selet.biz сайтында «Фәнсар» мәктәбе конференциясе» дигән төймәгә басып, анкетаны тутырырга һәм видеороликка сылтаманы беркетергә. Әгәр катнашучы анкетасын элегрәк тутырган булгансыз икән, видеороликка сылтаманы fansar@selet.biz электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Барлык катнашучыларга да сертификатлар биреләчәк.

Конфереция 3 юнәлеш буенча үткәрелә: 

1. «Галәм, Җир һәм табигать турындагы фәннәр» (физика, астрономия, геология, география, химия, биология, экология, һ.б.) 

2. «Җәмгыять һәм кеше турындагы фәннәр» (җәмгыять белеме, юриспруденция, икътисад, медицина, педагогика, социология, татар теле, мәдәният, сәнгать, архитектура, тарих, археология, агрономия, һ.б.) 

3. «Сурәтләүче, модельләштерүче һәм гамәли фәннәр» (семиотика, математика, информатика, технология, һ.б.) 

Конференциядә Татарстан Республикасы мәктәпләренең 8-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала.