Яңа җәйге сменаның авторы нәкъ менә син була аласың! ← кире кайтырга
Хәзерге вакытта «Йолдызлы» БСҮдә 4 смена үтә. 2019-нчы елның җәендә узачак өченче һәм дүртенче сменаларның авторы син була аласың! Моның өчен selet.biz сайтында махсус гугл-форманы гына тутырырга кирәк.
Бу мөһим:
- сменаның концепциясе Сәләтнең гомуми призмасына (Акыл, рух һәм тел берлеге) туры килерлек булсын;
- концепция авторы һәм аның командасы кыска, ләкин тулы итеп үз идеяләрен аңлатырга һәм «ни өчен нәкъ менә сезнең идея җәйге смена рәвешендә тормышка ашарга тиеш?» дигән сорауга җавап бирергә тиеш.