Сәләт клублары алга таба үсеш юлларын билгеләделәр кире кайтырга

Клубы наметили пути развития

2-4-нче март көннәрендә Биләрдә, Алексеевск районының «Фәнсар» БСҮ VII Сәләт клубларының гамәли семинары узды. Тантаналы ачылыш «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, БСҮ җитәкчесе Рәшид Ямбулатов һәм аның командасы катнаштылар.

Сменаның барлык нечкәлекләре, программасы турында безгә «Сәләт» Клубы Президенты Игорь Смирнов сөйләп бирде.

Әлеге гамәли семинар Сәләт клублары өчен нәрсә аңлата?

Клублар семинары – барлык клублар өчен дә киләсе ярты елга старт бирүче нокта. Әлеге чараны үткәргән вакытта, Сәләт клубларның эшчәнлеге ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген күрсәтә. Шул ук вакытта клублар үзләре дә, аларның укытучылары, мәктәпләре дә Сәләтнең уку-укыту эшчәнлегендә зур роль уйнаганын аңлыйлар. Шулай итеп, семинар ул – ике яктан да мөһим булган чара.

- Семинар ни өчен үткәрелә?

- Иң беренчедән, без клубларның эшчәнлеген карыйбыз, анализлыйбыз. Икенчедән, яңа клуб вәкилләре белән танышабыз. Өченчедән, клуб вәкилләре өчен аларга алдагы тормышта ярдәм итүче яңа белемнәр бирәбез..

- Семинарның прораммасы нәрсәдән гыйбарәт булды?

- Семинар программасы үз эченә белем бирү өлкәсен алды. Биредә барлык кураторлар, оештыручылар балалар белән үз белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аерым бер тема буларак, Сәләтнең җәйге программасы: профиль сменалар һәм форумнар турында сөйләштек, фикер алыштык. Бездән тыш, балалар үзләре дә кыска остаханәләр оештырдылар, клубларының эшчәнлеге тәҗрибәсен күрсәттеләр. Соңгы көндә һәрбер клуб киләсе 3 айга юл картасын тәкъдим итте. Балалар уку белән бер рәттән ял итәргә дә онытмадылар. Шактый гына кызыклы кичке чаралар, «Фәнсар» буйлап саф һавада йөрүләр һәм аралашу бик күп иде.

Үзләренең хис-кичерешләре белән катнашучылар һәм кураторлар да уртаклаштылар.

Лия Коган, «Сәләт-Казан» клубы рәисе (9-нчы номерлы мәктәп):

Шәхсән минем өчен, семинар бик тә эффектив һәм күтәренке кәефтә үтте! Ниһаять, бүтән шәһәрләрдә яшәүче дусларым белән күрештем, рәхәтләнеп ял иттем, ә иң мөһиме – тәҗрибә һәм үзем өчен күп яңа мәгълүмат тупладым. Клуб өчен юл картасын төзедем, төрледән-төрле остаханәләргә йөрдем. Бүгенге көннән клуб үсешенә тагын да күбрәк көч куячакмын.

Ләйлә Муратшина, «Сәләт-Аксубай» клубы рәисе:

- Минем өчен бу дүртенче семинар иде. Һәрвакыттагыча ул – җылы, якты хисләргә бай булды. Шунысын аерым әйтәсе килә, клублар бер урында тормый, һәрберсе дә алга омтыла! Әлеге проект балалар өчен гади генә бер проект булып калмый. Хәзерге вакытта безнең өчен ул – яңа дөнья. Без, әлеге дөньяда үсә алганга, бик шат!

Алия Әхмәтова, семинар кураторы:

- Балалар өчен без кызыклы остаханәләр, тренинглар, лекцияләр, очрашулар, квестлар оештырган идек. Командада дөрес итеп эшләү нигезләрен, социаль челтәрләрдә клубның эшчәнлеген ничек дөрес күрсәтергә кирәк икәнен өйрәндек. Аеруча әһәмиятне юл картасын төзүгә юнәлттек. Балалар клуб эшчәнлегенең планын җентекләп уйладылар: яңа чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, бәйгеләр, башка клублар белән проектлар уйлап таптылар.

Семинарның 3 көн дәвамында күп кенә кирәкле мәгълүматка ия булдык, тәҗрибәбез белән уртаклаштык.